Саба дулкыннары

Дәвачы Шамил: “Үлемгә дип ясалган сихернең җиде тамыры бар”

Кукмара районы Күкшел авылына баргач, дәвачы Шамил Гафиятовны эзләп табу авыр булмады. Дәвачылык - язмыш сынавы дияр идем. Ә язмыш үз борылышын инсанга төрлечә белгертә. Менә Шамил Шакир улы да тиздән дәвачы булып китәчәген нибары 42 яшендә генә аңлый.

Хәзер үзенә килүчеләрне массаж ясап дәвалый. "Массажны автомат рәвештә ясыйм. Чирләреннән терелүчеләр рәхмәтле", - ди дәвачы үзе. Үземнең дә: "Менә, Кукмарага барып дәваландым", - диючеләрне очратканым бар.

- Шамил абый, ни өчен Кукмарада гомер-гомергә дәвачылар күп?

- Безнең Күкшел авылына күчеп килүебезгә нибары бер ел. Мин Лаеш районының Атабай авылыннан. Моңа кадәр ике ел Мамадыш районында яшәдек. Дәвачылар Кукмарада гына түгел, хәзер бар районнарда да күп. Араларында чын дәвачылар да, беркемгә ярдәм итә алмаучы бушкуыклар да очрый. Аларны аера белү мөһим.

- Сезнең нәселдә дәвалау сәләте буыннан-буынга күчкәч, моңа алдан ук әзер булгансыздыр инде?

- Юк шул. Дәвалый башлармын дип уйламадым да. Безнең алты-җиде буында дәвачылар булган. Нәселебездәгеләрнең хәтта 1915 елда да сихәтләүләре мәгълүм. Мин тугач, дәү әнием тиз генә кулына алып, күзләремә караган да: «Бу - безнеке!» - дигән. Өстәвенә, сөннәтле булып та дөньяга килгәнмен. Әни: «Мин сине имездем генә, ә дәү әниең үстерде», - дия иде. Чыннан да, дәү әнием миңа дару үләннәре турында да сөйләде, авырулар килгәч, аларны дәвалаганда үзе янында утырта иде.

- Күзегезнең начар күрүе тумыштанмы?

- Әйе. Безнең гаиләдә биш ир бала. Шуның берсе генә күрә. Һәм миндә генә дәвалау сәләте бар. Олыгайган саен күзләр начарайды. Бу гаиләм таркалуга да сәбәп булды.

- Ничә ел дәвалыйсыз инде?

- Дүрт ел. Бу хезмәт - авыр, энергия күп китә. Кайбер көнне хәлсезләнеп, сыгылган лимон кебек булам. Шуңа күрә хәзер көненә җиде-сигез кеше генә кабул итәм. Дәвалый башлар алдыннан кан басымы бик югары күтәрелеп өч атна үлем хәлендә яттым. Кан басымын һичнәрсә төшерә алмагач, хатыным Валентина белән бәхилләштем. Бер көн хәлем җиңеләйде һәм үземдә илаһи көч күбәйгәнен сиздем. Кулларым кешеләргә үзләреннән-үзләре массаж ясый башлады. Авыруларның тәнендәге кайсы нокталарына басарга кирәк икәнен ачык тоям. Кешенең чире кулга пульс кебек килеп бәрелә. Моңа кадәр төшләр дә юрый идем, әмма бу сәләтем тора-бара бетте.

- Сез ясаган массажның тагы нинди үзенчәлеге бар?

- Ул гади массаж түгел, бу вакытта кеше тәненә күктән энергия керә. Ераклардан килеп, мин ясаган массажга өйрәнеп тә карадылар, әмма кабатлый алмадылар. Чөнки ул автомат рәвештә башкарыла.

- Сеанс вакытында нидер көйлисез дә әле…

- Ул моң, теләсәм дә, теләмәсәм дә, үзеннән-үзе көйләнә. Моң дулкыннары кергәч, кеше тәнендәге бозык котыра башлый, ул аңа ошамый. Күпләрдә күз тию, сихер, бозык бар. "Башта сихергә бер дә ышанмый идем, үзем юлыккач, инандым менә", - диләр. Бозык чыкканда кеше коса. Сихер тигән кешене тану бик җиңел. Үзе елмайса да, аның күзләре бозланып тора. Бервакыт бер хатыннан сорыйм: "Сезнең күзләрегез нинди төстә?" "Куе зәңгәр", - ди. Бозыгын чыгаргач, көзгегә караса, күзләре, әнисенеке кебек, яшел төстә икән. Бозык күзләрнең төсен дә үзгәртергә мөмкин.

Бәхете булмасын дип, ясалган сихерне бетерү җиңел. Ләкин үлемгә куелган сихерне юк итү гаять авыр. Үлемгә дип ясалган сихернең җиде тамыры бар һәм алар башка, йөрәккә, үпкәгә, бавырга, бөергә, ашказанына, аяк-кулларга тоташкан була. Шуның җиде тамырын йолкып алганчы дәвалап бетерергә кирәк. Вакытында ярдәм итмәсәң, андый бәндәләр йөри алмаска әйләнә, башы авырта, сулышы кысыла, кеше коры сөяккә калып, агарып, каралып, үлеп китә.

- Әҗәле якын булганнарны ничек таныйсыз?

- Андыйларның тәне кайнар, ә маңгай уртасында сап-салкын нокта була. Бигрәк тә үлемгә дип ясалган бозык булганнарда шушындый әҗәл тамгасы бар. Андый әшәкене чыгаргач, маңгай да кайнарлана. Физик чир булса да шулай. Мәсәлән, кайберәүләрнең йөрәк турысы салкын булып тора, димәк, аның йөрәк үзәге беткән инде. Әмма бу хакта беркемгә дә әйтергә ярамый. Әгәр дә терелә икән, бу - Аллаһы Тәгалә ярдәме.

- Сезне кемнәр сөендерә?

- Иң рәхмәтле кешеләр - эчләре төшкән булып, балага уза алмыйча җәфа чигеп, эчләрен урынына утырткач, бәби тапкан хатын-кызлар. Алар бу бәхеткә ирешкәч үк, телефоннан шалтыратып, үз шатлыклары белән уртаклашалар.

- Ни өчен шалтыратучыларга чирләре хакында алдан ук әйтеп куясыз?

- Чөнки хәзер "Сездә бозык бар", - дип дөресен сөйләмәүчеләр күбәйде. Андыйларга ышанучылар Татарстанның иң ерак районыннан да, башка төбәкләрдән дә килергә мөмкин, әгәр дә бозык булмаса, килеп йөрмәскә кушам. Ә чирләр турында минем колакка әйтеп торалар, шуңа күрә җавап төгәл килеп чыга. Бар шифа Аллаһы Тәгаләдән!

http://akcharlak.com

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • "Атна" инф. программа. Эфир 11.05.2018
Ночной режим