Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дустымны саклап калып булыр идеме?.

Август ае иде. Яшьлек дустым Марсель белән Уфада базарда очраштык. Марсель мине күрү белән кычкырып елап җибәрде. "Улымны күмдек", - диде ул. Бу хәбәрне башыма сыйдыра алмыйча зиһенемне җыя алмыйча тордым. "Алты яшьлек улым суга батып үлде бит..."

Марсель гаиләсе белән авылда яши, үзе Уфага шабашкаларга йөреп эшли иде.

Олы кызы инде мәктәптә укый, улы Салават та: "Икенче елга мәктәпкә укырга төшәм, аннары армиягә барам да офицер булам!» - дип сөйли иде. Сөйләшергә ярата иде, сабый. Гомере генә кыска булган...
Марсель белән байтак кына сөйләшеп утырдык. Күңелен бушату аңа җиңеллек бирде, ахрысы, тынычланып калды...
Аннан соң гел телефон, интернет аша сөйләшеп тордык.
Февраль аенда күңел тынычлыгым югалды, сәер төшләр күрә башладым. Хәерлегә булсын инде дип, кешегә дә сөйләмәдем, яхшыга юрарга тырыштым. Әмма... йөрәкне алдап булмый бит. Нигәдер шомлана, сәерсенә бит...
Ул көнне иртән йокымнан уянгач, әллә нинди бер халәткә чорналып, урынымнан торалмый яттым. Торгач та бер эш эшли алмый кулымны кушырып утырып тик тордым. Ни булды соң? Аңлый алмыйм.
Шулвакыт телефон шалтырады. Авылдагы ахирәтем икән. Телефонны алуым белән: "Марсель гаражында асылынып үлгән. Минем ир чыгып чапты"...
Я, Раббым! Без дә тиз генә җыендык та юлга кузгалдык. Юньле кеше мондый салкын көнне этен дә урамга чыгармас. Термометр әллә - 36, әллә - 39 градус күрсәтә. Без авылга кайтып җиткәндә полиция хезмәткәрләре килгән, кисеп төшереп, гаражы алдына чыгарып салганнар иде инде.
Бер дусты барып аның йөзен япкан япманы ачып карады. Марсельне соңгы тапкыр шунда күрдем...
Кызының әрнеп, кычкырып елавына түзәрлек түгел иде. Берничә ир күтәреп, сак кына Марсельнең үле гәүдәсен машинага чыгарып салды һәм район үзәгенә моргка алып киттеләр.
Без, хатын-кызлар, ирләр әйләнеп кайтканчы дип өйгә кереп утырдык. Марсельнең хатыны шәүлә кебек тегендә бәрелеп, монда сугылып йөрде-йөрде дә кәнәфигә барып утырды. Йөзе әле кичәге махмырдан һаман айнып бетмәгән, иреннәре күгәргән. "Кичә күршеләрдә мунча миче эшләделәр, дүшәмбе иртән эшкә китәм дип кайткан иде. Ирләрнең бер акбашсыз эш эшләмәвен беләсез бит инде. Мин төнлә торып сыер бозауламаганмы дип караштырып йөрдем. Төнге өчтә Марсель кайтмаган иде әле. Иртәнге сигезенче яртыда чыктым, сыер бозаулаган. Гараж ишеге ачык икәнен күрдем..."
Урамга чыккач күрше хатыннары канәгатьсезлек белән: "Марсель тырышты инде дөнья көтәргә. Хатыннан уңмады шул, хатыннан. Исереп, ишеген бикләп йоклаган булгандыр", - диештеләр.
Марсель салгаларга яратса да, үзен кулга алып айнып, эшкә чыгып китә иде. Хатынының гына айнырга уенда да булмады.
Ирне ир иткән дә хатын, чир иткән дә хатын, дип юкка әйтмәгәннәр шул. Улының үлемен дә авыр кичерде Марсель. Соңгы арада гел үз-үзенә кул салу турында сөйләп йөргән. Туганнарына шалтыратып, бәхилләшкән, соңгы сүзләрен әйткән.
Таныш кешенең үлеме турындагы хәбәр күңелдә һәрчак авыр тойгылар тудыра. Ләкин үлем белән үлем арасында аерма бар. 80-90 яшьлек олы кеше, балаларының игелеген күреп, риза-бәхиллеген калдырып, йомшак түшәгендә тыныч күңел белән бакыйлыкка күчә икән - үлем барыбызга да килә дип кабул итәсең. Ир уртасы муенына элмәк кия икән - монысы фаҗига.
Марсельнең үлеменә дә бер елдан артык вакыт үтте. Әмма йөрәк әрнүе басылмый. Саклап алып кала алыр идекме аны? Белмим. Язмыш дигәне дә бар бит әле. Тәкъдире маңгаена язылган булгандыр.
Шулай да яшьлек дустымның кара җир куенында ятуына һаман өйрәнеп бетеп булмый әле...

    ---
    Өмет

    Реклама

    Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

     

     

    Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

    Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

     

     

     

    Реклама

    Оставляйте реакции

    0

    0

    0

    0

    0

    К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
    Мы работаем над улучшением нашего сервиса

    Нет комментариев