Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Думада җир кишәрлекләрен ипотекага беренче кертем буларак кулланырга тәкъдим иттеләр

Әлеге яңалык бигрәк тә күп балалы гаиләләрнең беренче взносны түләргә мөмкинлекләре булмаганга кертелә.

РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасы депутаты Василий Власов ташламалардан файдаланучыларның төрле категорияләренә бушлай бирелә торган җир кишәрлекләрен ипотека рәсмиләштергәндә беренче кертем сыйфатында куллануны рөхсәт итәргә тәкъдим итте.

Парлементарийның тәкъдиме РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы каравына тапшырылды, дип хәбәр итә RT.

Депутат сүзләренчә, әлеге башлангыч барыннан да элек күп балалы гаиләләргә ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән, чөнки аларның еш кына беренче кертемне түләргә хәлләреннән килми.

Шул ук вакытта, Власов ташламалардан файдаланучыларга бүлеп бирелә торган җирнең минималь бәясен закон нигезендә беркетергә тәкъдим итә. Кишәрлекнең кадастр бәясе 1 миллион сумнан да кимрәк булырга тиеш түгел, дип ышана ул.

Әлеге тәкъдим шуның белән бәйле: кешеләргә еш кына иң арзанлы җир кишәрлекләре бүлеп бирәләр, аларда инфраструктурага бәйле проблемалар аркасында нәрсә дә булса төзүе кыенга туры килә.

Фото: Рамиль Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев