Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Ике президентның кулын кыскан сыер савучы

Люблю я свой дивный родной край и деревню где я родила,- говорит передовая передовица ООО "Туган як" Кадрия Ибрагимова.- И кажется мне, что исток любви к родному краю находится вот здесь - у реки Меша, что размеренно протекает прямо за нашим огородом. Там, где веселая детвора учится плавать, нагоняя страх...

Шулай булмаса, шәһәрнең кәттә тормышыннан авылга, фермага кайтыр иде микән ул? Җәй кызларында хыялыйлык та була бераз. Кадрия апа да мәктәп тәмамлагач, адашы белән бергәләп Казанның 16нчы заводына эшкә китә. Китүен китә...әмма күңел туган авылда, мәктәп яшеннән

үк тәрбияләгән сыерлары янында кала. Түзми кыз, ике ел шәһәр һавасын сулагач, авылга кире кайта. Әмма әтисе Илгиз абый, китеп урнашкансың икән, эшләргә кирәк, ди. Кадрия озак уйлап тормый, хуҗалык рәисе янына бара да, эш сорый. Билгеле инде, эшлим дип торган тәвәккәл кызлар кайда да кирәк! Шуннан сөенә-сөенә, җырлый-җырлый сыерлар сава башлый кыз. Шулай булмыйча, 7 сыйныфта укыган чакта ук, таналар группасы җыеп, җәйге лагерьда кул белән 25әр тана савып үскән бит ул. Малларны ярату, аларны ашату,тәрбияләү серләрен әнисе Әлфия апа янында кайнашып өйрәнә. Әлфия апа 41 ел терлекчелектә хезмәт куя. Шуның 22 елын сыерлар сауган. "Кадрия Ибраһимова узган ел бер сыерга уртача 5 мең килограмм сөт савуга ирешкән. Хезмәттәше Алсу Гыйльметдинова белән килешенеп, дус-тату эшлиләр.

- Хәзер яңача эшлибез бит, сменалап. Яңа чакта ияләшүе кыенрак булган иде, хәзер ияләндек, рәхәт, шундый җайлы. Бер баруда бөтен эшне бетереп кайтабыз. Беренче сменада булганда иртәнге биштә киләм дә, 5 аппарат белән 100 сыерны савам. Сигездә савымны төгәлләп, стена, торба, тәрәзәләрне юып алам.

Чиста булгач үзебезгә күңелле бит, чисталык өчен бер сыерга 50 сумнан акча да түләнә, - дип сөйли ул.

Кадрия Ибраһимова 2007 елда "Фидакарь хезмәте өчен" медале белән бүләкләнде. Узган ел авыл хуҗалыгы

хезмәт чәннәре бәй р ә м е н д ә Президент Рөстәм Миңнеханов кулыннан "Татарстан Республикасы алдындагы к а з а н ы ш л а р ы өчен" орден-медален алуга иреште.

-Ике Президентның да кулын кысарга туры килде, - дип елмая Кадрия апа. Тормыш иптәше Гаделхан абый белән ике егет - Илнур белән Илшатны үстерәләр. Аларның инде үз гаиләләре бар. Ибраһимовлар нәселенең дәвамчысы булачак Илназ үсеп килә.

- Улларымның исемнәрен каенанам кушты. Берсе илнең нуры, берсе шаты булсын диде, каршы килмәдек. Балаларыбызны карашырга каенанам бик булышты. Олы улыбызга 9 ай булганда эшкә чыктым,- ди Кадрия апа. Килен белән каенана дуслыгы йортны нурлы, нигезне бәрәкәтле, балаларны тәрбияле итүе бәхәссез. Каенана-каената белән 27 ел яшәгән, аларны тәрбияләп соңгы юлга озаткан киленнең игелекле, кече күңелле булуын авылдашлары да сөйли. Районның хатын-кызлар советы рәисе, АПК һәм

барлык тармак профсоюзлары комитеты рәисе Дания Галимуллина:

- Кадрия гаиләсе белән дә, хезмәте, авыл тормышында актив катнашуы белән дә бик күп хатын-кызларга

үрнәк. Авыл хуҗалыгында эшләүче һәр яктан үрнәк булырлык шундый терлекчеләребез белән горурланабыз, - ди.

Үз хуҗалыкларында да мал-туар асрап, мул тормыш белән яши Ибраһимовлар. -И рәхәткә чыктык бит хәзер. Саламны да, печәнне дә эшләгәнгә капка төбенә китереп бирәләр. Авылда яшәү бик күңелле, бик рәхәт. Яшьләргә дә авыл җирендә эш булсын иде дә, авылда яшәсеннәр иде дип йөрим, - ди хуҗалыкның алдынгы терлекчесе.

Авылда узган мәдәни чараларда да актив катнаша Кадрия ханым. Иптәше Гаделхан абый белән пар­

лап та җырлыйлар, спектакльләрдә дә уйный. Без килгән көнне дә авыл клубына пәрдә кирәк иде, бүген

бездә авыл җыены, районнан килгән җитәкчелеккә шул тәкъдимне әйтеп карыйм әле дип китте. Менә шундый тынгысыз, ярдәмчел терлекче ул Кадрия Ибраһимова. Үзе тырыш булганга эшләре дә гел уң булып тора. Юкка гына ике Президент белән күрешү бәхетенә ирешмәгән инде ул

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев