Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Донской: 2017 елда Татарстанда чүп-чар яга торган завод төзелә башлый

Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры, конкурс үткәрелә, төрле компанияләр, шул исәптә танылган "РТ-инвест"та гариза бирә, диде.

(Казан, 10 июнь, «Татар-информ»). Татарстан башкаласында чүп-чар яга торган завод төзелешен 2017 елда башларга планлаштыралар, дип хәбәр итте журналистларга шимбә Казанда Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры Сергей Донской. Бу хакта ТАСС яза.
Россия Федерациясе табигый ресурслар һәм экология министры: "Конкурс үткәрелә, төрле компанияләр, шул исәптә танылган "РТ-инвест"та гариза бирә. Әлегә төгәл саннар һәм мәгълүмат биреп булмый. Беренчел чаралардан соң агымдагы ел ахырында объект төзелә башлачак", - диде ул.
Донской сүзләренчә заводта калдыкларны эшкәртү өчен заманча технологияләр кулланылачак. "Яңа технологияләр турында сүз бара, чүп-чар 10-15 ел элек тә ягылган. Хәзер "термик эшкәртү" терминологиясе кулланыла, ул ягу түгел, югары температура белән элементларга таркату", - дип ачыклык кертте ул.
Элегрәк завод төзелеше якынча 20 млрд сумга төшәргә мөмкин, дип хәбәр ителгән иде. Татарстанда завод төзелгән очракта, 2022 елда калдыкларны күмү күләме 30 процентка кимиячәк. Бу төбәктә экологик вәзгыятьне яхшыртачак һәм өстәмә эш урыннары булдырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев