Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Доллар белән бәхилләшүме?

Күптән түгел генә без Америка - Россия мөнәсәбәтләре начараю уңаеннан: "...санкцияләр үзләре генә артык куркыныч түгел, Мәскәүнең аларга җавабы куркыныч", - дип язган идек. Безнең бу юрама тулысынча тормышка ашарга әзерләнеп ята. Соңгы көннәрдә генә Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков, чит илләр белән үзара хисап ясаганда, Рос­сиянең доллардан...

Белдерү рәсми түрә тарафыннан булганга күрә, аңа җитди карарга туры килә. Ике-өч ел гына артка чигеп иң яңа тарихка күз салсак, без Россия җитәкчелегенең 2014 елларда ук Петербург биржасында нефтьне рубльләргә сатарга кирәклеге турында берничә кат сүз кузгалтканын күрер идек. Бу хакта мин шул вакытта ук: "Икътисадый атом бомбасы" дигән язма әзерләгән идем, әмма ул басылмыйча архивта калды. Игътибар итсәк, күрербез: нефтьне сумнарга түгел, хәтта халыкара резерв валютасы булган еврога да, борынгырак валюталар фунт стерлингка да, япон иенасына да, Швейцария франкына да сату һәм сатып алу мөмкин түгел. Үз вакытында иранлыларның "кара алтын"ны еврога сатарга тырышулары да аларның блокада дәрәҗәсенә якынайган изоля­циядә калуларына китерде. Аме­риканың бөтен хәрби куәте, сәя­си йогынтысы бүген бер генә максатка хезмәт итә: долларның халыкара товар алмашынуын тәэмин итүче валюта буларак ролен сакларга һәм ныгытырга. Уйлап карасаң, доллар да шул кәгазь генә инде ул: алтын белән тәэмин ителмәгән, инфляция нәтиҗәсендә кыйммәте елдан-ел кимеп арзаная торган, типография буявы ярдәмендә сурәт төшерелгән гап-гади бер учка сыярлык кәгазь. Тик доллар артында янкиларның очкыч йөр­түче корабларыннан торган күп­санлы төркемнәре, "Томагавк" канатлы ракеталары һәм стеллс технологияләре кулланып ясалган F-35 очкычлары, ракета һөҗүменә каршы корылган иң яңа системалары тора. Долларга кайда гына шик белдермәсеннәр, Америка, башта үзенең сәяси йогынтысын эшкә җигеп, ул илне изоляцияләргә керешә, эш хәтта кайбер очракларда блокадага кадәр барып җитә, гыйсъянчы илнең чит ил банкларындагы акчалары бикләнә, анда фетнә оештырып яисә заговор нәтиҗә­сендә җитәкчелек бәреп төше­релә, бу ысул кулланыла алмаганда, чып-чын сугыш игълан ителә. Болар барысы да демократия урнаштыру дигән сылтау белән тормышка ашырыла. Күпләр исә моны АКШның нефть һәм табигый байлыклар өчен сугышуы дип аңлыйлар. Чынлыкта янкилар доллар өчен сугышалар. Долларга "кара алтын"ны да, башка табигый байлыкларны да чикләнмәгән күләмдә сатып алырга мөмкин икән, сугышып ник мәшәкатьләнергә? Болай да ил бит инде финанс ягыннан яулап алынган, үзенең алыштыргысыз байлыкларын типография кәгазенә алыштырып яшәргә мәҗбүр ителгән. Долларны Федераль резерв (Америка Банкы) күпме теләсә, шуның кадәр баса һәм АКШ күпме теләсә, шуның кадәр байлыкны үзенә чикләүсез ташый ала. "Американ хыялы" нәкъ менә шулай тормышка ашы­рыла. Игътибар итсәк, янкилар беркайчан да, Россия Кырымны үзенә кушкан кебек, басып алынган илне үзләренә кушмыйлар. Бары тик АКШ таләп­ләренә җавап бирә торган курчак хөкүмәт кенә урнаштыралар да, өйләренә кайтып китәргә җай эзлиләр. Ә инде ил лидеры доллар системасын какшата торган адымнар ясаса, ул астыртын рәвештә юк ителә. Вашингтон, ки­рәк булса, сугыш башлый, мөмкин булганда хөкүмәтләрне сугышсыз гына да түнтәрә. Африка илләре арасында үзара хисап ясау өчен алтын динарны әйлә­нешкә кертергә җыенган Каддафи кайда бүген? Саддам Хөсәен кайда? Доллар бүген янки ар­миясенең штыкларына таянып кына тора. Бу вәзгыять, билгеле, мәңге дәвам итә алмаячак, әмма әлегә Американың хәрби куәте үз банкнотларын бөтен дөньяга көчләп тагарга мөмкинлек бирә торган хәлдә. Төньяк Кореяда да доллар хәтта ил эчендә дә бердәнбер хисап валютасы булып йөри диярлек, үзләренең кәгазь акчаларын кореялылар китап битенә кыстыргыч итеп һәм туристларга сатарга мөмкин булган сувенир итеп кенә кулланалар. Доллардан баш тарту Россиягә ни бирәчәк? Иң беренче чиратта моңарчы күрелмәгән бөлгенлек. Иң соңгы совет чорына караганда да куәтлерәк хәер­челек һәм дефицит. Иң соңгы чиктә - сугыш. Менә шушы хәл­ләр кирәкме безгә? Америкалылар сугышка җитди әзерләнәләр. Соңгы көннәрдә генә алар АКШның хәрби мөмкинлеге Кытай белән Россияне бер үк вакытта сугышып җиңәрлек дип игълан иттеләр. Россиянең хәрби белгечләре дә океан артында безнең барлык континентара ракеталарны тотарлык технологик көч бар дип белдерәләр. Кремль­дә бу хакта беләләрме? Беләләр. Каддафи да белә иде. Саддам Хө­сәен дә үзенең Америка очкычларына каршы торырлык куәте юклыгын яхшы аңлый иде. Тик тарих сәхнәсендә уйнала башлаган драмадан баш тарта алмадылар, фаталь һәм котылгысыз рә­вештә үз фаҗигаләренә таба атладылар. Мәскәүнең шулар адымын кабатлавы гаҗәп, әлбәттә. Мәскәү әлегә импортны пропаганда ярдәмендә "өшкереп" алыштырырга азаплана, бу диабетны туберкулез белән дәвала­ган кебек кенә нәтиҗә бирә. Сергей Рябков белдерүе дә халык­ара мөнәсәбәтләрне "өшкереп" яхшыртып булмасмы дигән өмет белән генә ясалган дип ышаныйк. Ярый да янкилар ике араны шул рәвешле җайларга тырышуны аңласалар, Мәскәүгә каршы яңа адымнар ясамасалар. Кайчан булса да, әлбәттә, доллар да, башка кәгазь валюталар да мич кабызырга, учак үрләтергә генә ярарлык булып калачаклар, әмма моңа кадәр вакыйгаларның катлаулы үсеше байтак елларга сузылыр әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев