Саба дулкыннары

Дөньяны тузганак басты... Белгечләр төп сәбәп итеп авыл хуҗалыгындагы яңа технологияләрне атый

Белгечләр: "Басуларда тузганакның азуы - җирнең тирән сөрелмәве нәтиҗәсе"

Кайчандыр кызлар тәкыя үрергә сары чәчәк эзләп җафалансалар, хәзер "нәни кояшлар" тузганаклар юл буендагы басуларда сап-сары келәм хасил итеп, юлчыларга күз кысып утыра. Кемдер тузганак чәчәгеннән бал кайната, кемдер кайнатма ясый. Икенче берәүләр исә, аларны каһәрли-каһәрли сүгеп, печән чәчкән басуыннан, бакчасыннан бетерергә тели.

2000 елларда Татарстанда җирнең өстен генә эшкәртү - "поверхностная обработка почвы" технологиясен пропагандалый башладылар. Бу, беренче чиратта, ягулык майлау материалларына бәяләр артуга үзенчә җавап иде. Ата-бабалардан калган гадәт-технология басуларны елына ике тапкыр сукалауны күз алдында тота. Бу исә зур күләмде ягулык-майлау материаллары таләп итә. "Поверхностная обработка почвы" вакытында басуның өске катламын - орлык чәчелә торган өлешен генә йомшарталар, ә чүп үләннәренә каршы химик ысуллар белән генә көрәшәләр. Кайбер авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре мондый технологиянең киләчәктә начар нәтиҗәләргә китерергә мөмкин икәнлеген ул вакытларда ук әйтә килде, җирне элеккечә сукалауны ташламады. Белгечләр әйтүенчә, бүген бөтен болыннарны, басуларны басып киткән тузганак - шушы технологиянең тискәре нәтиҗәсе.


Тузганакка чүп үләне дип кенә карау дөрес тә түгелдер. Чөнки аның тамырыннан алып, чәчәгенә кадәр файдалы. Тузганак тамырын киптереп, төнәтеп эчсәң, ашказанасы бизе яхшырак эшләячәк. Яфрагы В2 витаминына бай, шуңа да аны салатлар ясаганда кулланалар. Чәчәген исә, алданрак язылганча, кайнатма, бал ясап ашарга мөмкин. Косметология өлкәсендә дә тузганак чәчәгеннән күп нәрсә ясала.


Чәчәге матур, күзне иркәли. Тик ул чәчәкләр шиңеп, ак мамыкка төренгәч кенә әле анда, әле монда очып йөреп ачуны китерә башлый.


Тузганак дөрестән дә шул кадәр азындымы, әллә безгә генә шулай тоеламы? Аның күпләп чыгуының сәбәбе нидә? Белгечләр шул хакта "Интертат" электрон газетасына аңлатма бирде.


Безгә шулай тоела гына...


Казан дәүләт авыл хуҗалыгы университетының Җирне гомуми өйрәнү, үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы җитәкчесе Радик Сафин сүзләренчә, тузганак чәчәгенең күп булуы, беренче чиратта, быелгы һава шартлары белән бәйле.


-Тузганаклар азайды яки күбәйде дип әйтергә кыен. Чөнки алар күпчелек очракта күпьеллык үләннәр арасына чыга. Күпьеллыкларны яңартып тормаганда, алар арасында тузганак һәм башка төрле чүп үләннәре барлыкка килә башлый. Быел исә әлеге чүп үләннәре үссен өчен бик яхшы һава шартлары булды, ә җылылык аз булганлыктан, чәчелгән үсемлекләр күтәрелеп китә алмады. Шуңа безгә тузганаклар күбрәк булып тоелды.


Аксубай басуында тузганак юк!


Аксубай районының баш агрономы Хисбулла Сибгатуллин сүзләренчә, басуларда тузганак ул кадәр үк күп түгел. Чөнки ел да чәчелә торган кырларны сөрәләр. Шуның нәтиҗәсендә тузганакның тамыры бетә. Ә менә юл кырыендагы күпьеллык үләннәр чәчелгән территорияләрдә "кояш үләннәре " әле 2-3 атна элек кенә чәчәк атып утыра иде.


-Сары чәчәкләрне без күбрәк күпьеллык үләннәр арасында күрә алабыз. Гадәттә, тузганак андый үләннәр арасында чәчәк атканчы үсә дә, аннан аны күпьеллык белән бергә азыкка чабып алалар. Шуңа да орлыгы өлгереп, басуга очрага өлгерми.


Агроном да галим фикерен хуплый.


-Тузганак быел күбрәк үскәндер, чөнки моның өчен һава шартлары әйбәт булды. Көн саен диярлек яңгыр явып тора, чүп үләннәренә җитәрлек кояш җылысы да бар. Алдагы елларда, эссе булганлыктан, ул кадәр үк күп үсмәгән иде, - ди Хисбулла Сибгатуллин.


"Тузганакның тамары агулы матдә бүлеп чыгара"


Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты Олег Шайтанов "Интертат" хәбәрчесенә белдерүенчә, тузганакларның тамырыннан агулы матдәләр бүленеп чыга. Шуның нәтиҗәсендә, аның тирәли бер генә дә үсемлек үсә алмый.


-Бер тузганак янында икенчесе бер кыенлыксыз үсә. Шуңа да алар мәйданнарны бик тиз биләп ала. Алар хәтта күпьеллык үләннәрне дә басулардан "кысрыклап" чыгара. Элек, барлык җирләрне дә яхшылап сөргән вакытта, тузганак үсми иде. Аның орлыгы җир өстендә ятканда, тузганак бик тиз тамыр җибәрә һәм аның тамырлары да тирәнгә китә. Җирне 6 см-дан да тирәнрәк сөргән очракта, бу үләнне бетереп була.


Авыл хуҗалыгы фәннәре кандидаты тузганаклар соңгы арада күбәйде, дип саный.


-Ул безнең басуларны бик нык чүпли һәм бик күп уңышны бетерә. Бигрәк тә сөрелми, тирәнтен эшкәртелми торган кырларга зыяны күп тия. Азык культуралары чәчелгән басулар аеруча да чүпләнә. Терлек азыгына эләккән очракта, тузганак азыкны яраксызга әйләндерә, чөнки әчкелтем тәме аркасында маллар андый үләнне ашамый.


Олег Шайтанов билгеләп үткәнчә, табигать өчен тузганак бик файдалы үлән. Чөнки ул иң беренчеләрдән булып чәчәк ата. Шул рәвешле бал кортларына, бөҗәкләргә азык булып тора.


Авыл хуҗалыгы белгечләре тузганак артуның тагын берничә сәбәбен атады. Әмма бу сәбәпләрнең берсе дә фәнни яктан ныклап өйрәнелмәгән, шул сәбәпле аларны гипотезалар дип кенә атап була. Шул рәвешчә. ни сәбәпле дөньяны тузганак басты:

1. Басуларны тирән сукаламыйча чәчү - "поверхностная обработка почвы" кертелгәнгә бу үләннең тамыры җирдә кала;

2. Авыл кешесенең сыер асраудан читләшүе нәтиҗәсендә тузганак чәчәк атып, орлыгын коярга берни комачауламый;

3. 2010 елгы корылык нәтиҗәсендә җирнең структурасы үзгәрде - төгәл генә әйткәндә грунт сулары белән җир өслеге арасындагы капиллярлар системасына зыян килде һәм тамырларын тирәнгә җибәрә торган билчән, эт эчәгесе кебек чүп үләннәрнең тамыр системасына зыян килде, алар юкка чыга башлады. Алардан бушап калган урынны тамыры җир өстенә якын яткан тузганак ала.

http://intertat.ru

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: