Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньяның төрле илләрендә уку елы кайчан һәм ничек башлана?

1 сентябрь - Белем көне. Безнең өчен генә түгел, Советлар Союзына кергән барлык дәүләтләрдә дә уку елы 1 сентябрьдә башлана. Белем бәйрәменең атрибутлары бар - тантаналы линейка, мәктәп формасы, укытучыга чәчәкләр - (гадәттә, кашкарыйлар), беренче кыңгырау. Ә башка илләрдә уку кайчан һәм ничек башлана? "Интертат"тан күзәтү.

Европа

Европа илләренең күбесендә уку елы 1 сентябрьдә башлана. Шулай да, чыгарылмалар да бар.

Австрия

Австриядә шундый традиция яши: укуның беренче көнендә укучылар да, әти-әниләр дә милли киемнәрдә киләләр. Һәр укучыга да мәктәп кирәк-яраклары, китаплар салынган төсле кәгазьдән эшләнгән "мәктәп капчыгы" бирәләр, аны дәүләт байрагы төсләренә буйыйлар.

Италия

Италиядә уку елы төрле вакытта башлана. Моның сәбәбе - климат. Көньяк Италиядә, кызу булу сәбәпле, кышкы каникулның бер атнасын сентябрь башында ял итәләр. Раштуа каникулы 24 декабрьдән 6 гыйнварга кадәр дәвам итә. Пасха вакытында һәм февраль карнаваллары вакытында бер атналык яллар бирелә.

Норвегия

Норвегиядә уку елы апрель ахырында башлана. Беренче класска балалар 6 яшьтә баралар. Норвегия мәктәплләренең үзенчәлеге шунда: анда ашханәләр һәм балаларны тукландыру гомумән юк, балалар ризыкларны өйләреннән алып килә.

Исландия

Исландия мәктәпләрендә уку елы август ахыры - сентябрь башында башлана. Уку елы 180 көнне тәшкил итә. Башлангыч мәктәп үз эченә 1-7 классларны үз эченә ала һәм бөтен предметларны бер генә укытучы укыта. Шулай ук билге кую системасы да үзенчәлекле: укытучылар 0 дән 10 кадәр билге куялар.

Испания

Испания шәһәрләрендә уку елы төрлечә башлана. Гадәттә, 1 сентябрьдән 1 октябрьгә кадәр. Бу уңыш җыю белән бәйле, монда укучы балалар да катнаша.

Бөекбритания

Англиядә балалар мәктәпкә сентябрьнең беренче атнасында, аларга биш яшь тулган булырга тиеш. Шотландиядә уку җәйнең соңгы атнасында башлана. Әти-әниләр баланың кайсы мәктәптә укыячаган гына сайларга тиеш. Дәүләт мәктәпләрендә дә, шәхси мәктәпләрдә дә милли укыту системасы каралган.

Финляндия һәм Швециядә уку елы 15 августта башлана. Швециядә төрле мәктәпләрдә төрле көннәрдә башланырга мөмкин. Ә беренче уку көне башка көннәрдән бернәрсәсе белән дә аерылмый.

Финляндиядә көндәлекләр юк, әти-әниләр айга бер тапкыр балаларының уку казанышлары белән таныша. Финляндиядә укучыларга зур ирек бирелгән, әйтик, ул укытучының биремен үтәргә теләмәсә, теләсә нишләп утыра ала, иң мөһиме - ул башка укучыларга комачауламаска тиеш. Укытучы укучыда белем алырга теләк кенә уятырга тиеш, укучының иреген кысу тыела. Шуңа да карамастан, Финляндиядә белем бирү системасы дөньяда алдынгылардан санала.

Укучыларның белем дәрәҗәсе буенча бүлмиләр. Мәктәпне дә, укытучыларны да беркем тикшерми - роолар да, методистлар да юк. Укыту программасы бар, әмма һәр педагог үз ысулы белән аны балаларга җиткерә.

Финляндия мәктәбе

Венгрия

Венгриядә уку август азагы - сентябрь башында башлана. Иң мөһиме - ел әйләнәсе 185 уку көне булыра тиеш. 5 яшькә җиткән балаларның бакчага йөрүе мәҗбүри, анда балаларны мәктәпкә әзерлиләр. Психолог таләбе буенча, бала бакчада бер елга "күчми калырга" мөмкин.

Германия

Германиядә балалар алты-җиде яшьтә мәктәпкә баралар. Төрле шәһәрләрдә уку елы төрлечә башлана (август ахырыннан сентябрь башына кадәр). XIX гасырдан ук калган традиция буенча, беренче уку көнендә беренче класс укучысына әти-әниләре "мәктәп капчыгы" бирәләр, анда уку кирәк-яраклары, китаплар, баланың яраткан китаплары, уенчыклары һәм тәм-томнар салынган була. Германиядә уку 13 ел дәвам итәләр. Башлангыч мәктәпкә 6 яшьтә кабул итәләр, 10-12 яшьтә укучылар урта мәктәпкә күчәләр, 16 яшьтән профильле мәкткә күчәләр. Каникул 1,5 ай дәвам итә, моннан тыш Раштуа, Пасха, Троица бәйрәмнәре вакытында яллар бирелә.

Чехия

Чехиядә белем көнен шулай ук 1 сентябрьдә билгеләп үтәләр, ә укырга керү яше - 6 яшь. Чех балаларыннан укый-яза белү тәлап ителми, алар бары тик укуга әзер булуарын белер өчен психолог белән әңгәмә үтәләр.

Болгария һәм Румыниядә уку 15 сентябрьдә, Франциядә 3 сентябрьдә башлана.

Азия

Кытай, Лаос, Монголиядә уку 1 сентябрьдә башлана. Мьянмада - 15 сентябрьдә. Таиландда уку майда, яңа елны бәйрәм иткәннән соң башлана. Филиппинда укучылар июнь башында укый башлыйлар. Сингапурда уку гыйнвар башында яки ноябрьдә башлана. Сингапурда уку елы 9 ай дәвам итә. Ел тәмамлангач, укучылар сессия тапшыра. Иранда 22 яки 23 сентябрьдә, фарсы календаре буенча көз башланган вакытта укый башлыйлар.

Кытай мәктәбе

Сингапур мәктәбе

Көньяк Корея

Көньяк Кореядә уку 3 мартта башланып, июль уртасына кадәр дәвам итә. Аннан соң 2 айлык каникул башлана, каникулдан соң - февральгә кадәр икенче яртыеллык дәвам итә.Корея балалары беренче класска 8 яшьтә керәләр. Бала белән әңгәмә уздырыла, ул уңышлы булса, бала теләсә кайсы мәктәптә уку хокукы ала, ә уңышсыз булса, яшәү урыны буенча туры килгән мәктәптә укый.

Һиндстан

Һиндстанда уку елы төрлече - июль, август яки апрельдә башлана. Каникул елның иң эссе вакытында - май, июньдә бирелә. Белем көне бәйрәм булып саналмый, шуңа күрә бу көндә анда бернинди дә бәйрәм линейкалары, бәйрәм киемнәре, чәчәкләр бирү дә юк. Мәктәпкә укучылар 4 яшьтән бара, педагог - һәрвакытта да ир кеше. Кызлар озын күлмәк, малайлар шорты һәм футболка кия.

Бу барлык укучыларга да кагылмый, бик күп балалар, гомумән, белем алмый, чөнки илдә укытучылар да, кирәкле әсбаплар да юк. Шулай ук, ата-аналар да балаларын укытырга бик теләп тормый - балалар бик иртә эшли башлый. Нәтиҗәдә, Һиндстанда укый-яза белмәүче кешеләр бик күп.

Израиль

Уку елы 1 сентябрьдә башлана. Израильдә уку башланган көндә мәктәп ишегалдында теләкләр язылган шарлар һавага очырталар. Беренче көндә балалар бер-берсе белән танышалар. Белем линейкасы укуның икенче көнендә уздырыла. Чынлап торып уку октябрьдә генә башлана - сентябрь аенда Израильдә бәйрәм чаралары күп. Мәктәп формасы - футболка.

Гарәп илләре

Палестинада уку елы 1 сентябрьдә башлана һәм анда гомумән белем көнен бәйрәм итмиләр. Малайлар кызлардан аерым укый, шуңа күрә кызларны әниләре, малайларны әтиләре илтә. Беренче класс укучылары укуның беренче атнасында дәресләргә әти-әниләре белән бергә йөриләр. Ә уку елының беренче көнендә мәктәпләрдә дәресләр уздырылмый, бары тик мәктәп һәм мәктәп янында экскурсияләр генә оештыралар.

Катар һәм Берләшкән Гарәп әмирлекләрендә 15 сентябрьдә, Мисырда - 15-24 сентябрь аралыгында, Оман һәм Согуд Гарәбстанындасентябрьнең беренче атнасында башлана. Уку елы Рамазан ае тәмамлангач кына башлана.

Согуд Гарәбстаны

Япония

Япониядә укучылар мәктәпкә апрель башында - сакура агачлары чәчәк атканда киләләр. Балалар матур киемнәрдән бәйрәм линейкасына җыела. Бу бары тик беренче класска кергән укучылар өчен генә. Ә соңыннан балалар өйләренә китәләр, чөнки мәктәпләр беренче класс укучыларына һәм аларның әти-әниләренә, уку елына әзерләнер өчен бер атна ял бирә. Уку 6 яшьтән башлана. Уку елы, рәсми рәвештә 31 мартта тәмамлана. Белем бәйрәме беренче класс укучылары өчен генә үтә. Бу көнне укытучылар балаларны һәм ата-аналарны мәктәп белән таныштыралар, нинди әсбаплар кирәклеген әйтәләр. Бер атна буе әзерләнгәч, алар мәктәпкә килә һәм уку башлана. Башлангыч мәктәп - 6 ел, аннан соң - 3 ел урта мәктәп программасы. Теләгәннәр тагын 3 ел укый ала. Нәтиҗәдә, мәктәптә белем алу 12 ел дәвам итә. Беренче класс укучылары тест тапшыра, ул 100 баллы система буенча бәяләнә. Укытучылар белемне өч билге белән бәяли: "бик яхшы", "яхшы", "тырышырга кирәк". Япон телендә "начар" дигән сүз булмау сәбәпле, мәктәптә "икеле капчыгы" булу мөмкин түгел.

Ел саен класслар яңадан формалаша, шул рәвешчә, "безнең класс" дигән төшенчә юк - бу укучыларда аралашу күнекмәләр арттыру һәм класс белән класс арасында көндәшлек тумасын өчен эшләнә. Япон укучылары беркайчан да укуны калдырмый һәм соңга калмый. Мәктәптә егет белән кызларның очрашуы катгый тыела. Кызларга косметика куллану тыела. Шулай ук тату, пирсинг, чәч буяу да ярамый. Дәресләр тәмамлангач, укучылар спорт һәм музыка белән шөгыльләнә.

Мәктәптә җыештыручылар юк, укулар беткәч, укучылар бүлмәләрне үзләре юа.

Америка

АКШ

АКШда 1 сентябрь бәйрәм көне булып саналмый, ә уку елы кайбер шәһәрләрдә августта да башланырга мөмкин. Уку елы тәмамлауны һәр мәктәп шулай ук үзе сайлый ала. Америкада беренче класска биш яшьтә дә, сигез яшьтә дә керә алалар.Төрле Штатлардагы кануннарга бәйле рәвештә балалар мәктәпкә 5-8 яшьтән бара. Башлангыч мәктәп 11 яшькә кадәр дәвам итә. Уку елы өчкә бүленгән, алар арасында яллар бирелә.

Канада

Канадада уку елы 15 августтан 15 сентябрьгә кадәр аралыкта башлана. Уку елы гадәттә, июнь азагында бетә.

Бездә көз башланганда Көньяк Америкада яз башлана. Бу укулар башлануга да тәэсир итә.

Аргентина, Коста-Рика, Бразилиядә уку февральнең беренче атнасында башлана. Чилида, Уругвайда март башында укый башлыйлар.

Чили мәктәбе

Гватемалада гыйнварның икенче яртысында, Гондураста беренче августта уку башлана. Латин Америкасында чыгарылма - Мексика, анда уку 2 сентябрьдә башлана. Кайбер мәктәпләрдә уку августта башланырга мөмкин.

Африка

Күпчелек Африка илләрендә уку 1 сентябрьдә башлана. Бу Африка илләренең күпчелеге Европа илләренең колонияләре булу белән бәйле. ЮАР белән Танзаниядә уку гыйнварда, Көньяк Суданда 20 мартта башлана.

Австралия

Австралиядә уку елы Австралия көнен бәйрәм иткәч, 26 гыйнвардан соң башлана. Яңа Зеландиядә дә уку, гадәттә, 27 гыйнварда башлана, әмма, ата-аналар теләге белән уку февральгә күченергә мөмкин.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев