Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньяның иң бай кешесенең 25 ел торган хатыны белән аерылышу сәбәбе билгеле булды

Байлыгы чама белән 139,6 млрд доллар булган ир хатыны белән дуслар булып калачак.

Amazon башлыгы Джефф Безос 25 ел бергә яшәгән хатыныннан аерыла. Forbes версиясе буенча, аның байлыгы чама белән 140 миллиард доллар (9 триллион 398 миллиард сум) тәшкил итә. Бу турыда РБК хәбәр итте. 

«Без аерылышырга карар кылдык. Дуслар булып калачакбыз. Без бәхетле ир белән хатын булдык. Хәзер безне әти-әни, дуслар, төрле проектларда партнерлар буларак бәхетле киләчәк көтә. Төрлечә атап була, тик без гаилә һәм чын дуслар булып калабыз», — дигән Джефф һәм Маккензи Amazon.com башлыгының Твиттердагы рәсми аккаунтында.

Джефф Безос һәм Маккензи Таттл 1980нче елларда бергә укыган. 1992 елда танышканнар һәм 1993 елда өйләнешкәннәр. Бу гаиләдә дүрт бала тәрбияләнә. Аларның уртак өч улы һәм тәрбиягә алган бер кызы бар.

«Без кайчандыр бер-беребезне табуыбыз белән бик бәхетле. 25 елдан аерылышасын белсәк тә, барыбер өйләнешкән булыр иде», — дигән Джефф һәм Маккензи.

Джефф Безос Forbes версиясе буенча, дөньядагы иң бай кешеләр исемлегенә керә. Аның байлыгы чама белән 139,6 млрд доллар. Ир белән хатын аерылышкач, байлыкны ничек бүләселәре әлегә билгесез.

Иң бай кешенең хатынына 48 яшь. Ул язучы, Маккензи Безос Bystander Revolution фондын җитәкли. Бу фонд мәктәптә җәберләүгә каршы көрәш белән шөгыльләнә. 

«Мин кем генә булып эшләмәдем инде. Официант, савыт-саба юучы, китапханәче, бухгалтер, няня, кием сатучы. Ләкин язучылык — мин шөгыльләнергә теләгән бердәнбер эш», — дигән Маккензи.

Фото: globallookpress.com

Былтыр дөньяның иң бай кешесе итеп танылган кеше хатыны белән ни өчен аерылганын әйтми. Әмма журналистлар моның сәбәбен тиз ачыклаган, дип яза "Экспресс-газета". Безос хатынын һәм балаларын ташлап, сөяркәсе - америка телевидение алып баручысы һәм актриса Лорен Санчес янына киткән. Иң бай кеше хатынына ярты ел хыянәт итеп яшәгән диелә. Аның фотосы инстаграмда пәйда булды. 

 
 
 
 

 

 

 

 

 
 
 

 

 
 

 

 

 

 

 

Фото: pixabay.com 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев