Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньяның иң бай кешеләре бер көн эчендә 117 млрд доллар югалткан

Базарларда хәлнең кискенләшүе Кытай һәм АКШ сәүдә мөнәсәбәтләре белән бәйле, дип аңлата Bloomberg басмасы.

Җир йөзендәге иң бай кешеләр финанс базарларында хәл кискенләшү аркасында йөзләгән миллиард доллар югалтткан. Бу хакта Bloomberg басмасына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Гомумән алганда, басма мәгълүматлары буенча, 500 бай бизнесмен 117 миллиард доллардан колак каккан. Аерым алганда, Amazonга нигез салучы Джефф Безос 3,5 миллиард доллар, Louis Vuitton moet Hennessy компанияләр төркеме президенты Бернар Арно — дүрт миллиард, ә Facebookка нигез салучы Марк Цукерберг 2,7 миллиард доллар югалткан, дип хәбәр итте Forbes.

Базарларда хәлнең кискенләшүе Кытай һәм АКШ сәүдә мөнәсәбәтләре белән бәйле, дип аңлата Bloomberg.

Беренче августта Дональд Трамп сентябрьдән Вашингтон Кытайдан 300 миллиард долларлык товарларга пошлинаны ун процентка кертәчәк, дип белдергән.

 

Берничә көннән соң КХР халык банкы узган елның декабреннән булган юань курсын минимумга кадәр киметте. Моңа җавап итеп, АКШ Финанс министрлыгы Кытайны валюта белән манипуляцияләүче илләр исемлегенә керткән. Америка ведомствосы шулай ук Бөтендөнья сәүдә оешмасына мөрәҗәгать итәргә ниятли.

Пекинда юаньны АКШ белән сәүдә низагында корал итәргә җыенмыйлар, ә Кытай валютасы курсының волатильлеген тышкы факторлар белән аңлаталар, дип раслыйлар.

Фото: pixabay.com

tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев