Реклама
Индонезиянең Ява утравында дөньядагы иң өлкән кеше - 146 яшьлек Сапармен Содименджо үлгән.
Таныклыгында язылганча, бабай 1870 елның 31 декабрендә туган. Ул гомере буе тәмәке тарткан, ләкин үзе озак яшәвенең серен мәхәббәттә, ягъни хатын-кызларны яратуда дип аңлаткан. Үз гомерендә ул дүрт мәр-тәбә өйләнгән (хатыны үлгән саен). Аның үзеннән кечкенә ун энесе һәм сеңелләре инде әллә кайчан үлеп беткән, шулай ук алты баласы да гүр ияләре булганнар. Картны соңгы юлга инде үзләре дә бабайга әйләнгән оныклары озаткан.
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/
______________________________________________________________________________________________________________________________________
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз