Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөньядагы иң куркыныч күл

Дөньядагы иң куркыныч күлне табигать түгел, кеше барлыкка китергән. Чиләбе өлкәсендәге Кыштым шәһәре округында урнашкан Карачай күле озак еллар “Маяк” химкомбинатының радиоактив калдыклар чүплеге булып хезмәт итә. Сыек “кайнар” калдыклар, башлыча стронций-90 һәм цезий-137, аның суына даими агызыла.

Болар барысы да аз булган кебек, 1957 елда заводта техноген авария була. 23 мең квадрат километр мәйдандагы җир пычрана.

 
1967 елда күлне консервларга дигән карарга киләләр, чөнки җир асты суларына да радиоактив калдыклардан зыян күрү куркынчы яный. Сулыкны “нейтральләштерү” буенча беренче эшләрне 1971 елда башлыйлар, әмма масштаблы эшләргә 1986 елда гына тотыналар.
 
Тулысынча Карачай күлен бары тик 2015 елда гына консервлаштыруга ирешәләр. Аны  кыя грунты белән күмеп, бетон блоклар белән каплыйлар.
 
Әмма боларга карамастан, Карачай күле һаман үлем куркынычына ия. Махсус экипировкасыз бу урында йөрү тыела.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

---
Өмет

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев