Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Дөньяда коры җир юк икән, дидем" (Кариб кризисына 55 ел тулу уңаеннан)

Элек кешенең мулла кушкан исеменнән тыш, халык таккан кушаматы да булган. Кайбер очракларда аның кирәге дә чыгып куя. Әйтик, авылда бер үк исемдәге кешеләр берничә булса. Лесхозга баргач та, урамда очраучы белән мондый диалог булып алды:

-Габделбәр абыйның йортын күрсәтмәссезме икән?

-Кайсы Габделбәр?

-Куба.

Әйе, Лесхозда Габделбәр абый Хуҗинны үз итеп " Куба" дип йөртәләр. "Үпкәләмисеңме соң бу исемгә?" - дигәч, көлеп кенә куйды ул. "Армиядә ва-кытта Кубага барганым өчен тактылар, тормышта булган хәл бит",- диде. Чыннан да, бөтен кешелекнең язмышын куркыныч астына куйган була 1962 елда "Азатлык" утравында килеп чыккан инцидент. Быел октябрьдә Кариб кризисы дип йөртелгән вакыйгага 55 ел була. Дөнья атом-төш сугышы алдында кала. Габделбәр абый - менә шушы вакыйгаларның шаһиты. Кариб кризисы вакытында хәрби-стратегик "Анадырь" операциясендә катнашкан райондашыбыз ул. -Мин армиягә 1959 елда алынып, Новокуйбышевскида хезмәт иттем. Кайтыр чаклар җитеп килә дигәндә, безне Кара диңгезгә алып киттеләр. Комсомол билетлары бирделәр һәм аларны җыеп та алдылар. Зур корабльдә Гибралтар бугазын үткәндә генә кая баруыбызны әйттеләр. Бертуктаусыз 15 тәүлек бардык, миңа инде дөньяда коры җир юк кебек тоела башлаган иде. Шулай итеп, Кубага баллистик ракеталар төялгән корабльдә хәрби киемнәрсез, туристлар булып килеп төштек. Бездә анда күргәннәр турында сөйләргә рөхсәт ителмәде, адресыбыз да "Мәскәү-400" генә иде, хәзер сөйләсәң дә ярыйдыр инде. Субайлар кагып ракеталарны урнаштырдык. Өч көн узды, безнең ашарга бетте, дөге суы эчеп кенә тордык. Иң авыры шул булды. Безне урманлы-таулы җирдән эзләп таба алмаганнар. Соңыннан ашарга ни кирәк, шул бар иде. Әмма хәлләр кискенләште. Өстебездән Американың разведка самолетлары бертуктамый очты, фотога төшерде. Октябрьдә "Готовность №1" игълан ителде, чишенми генә йоклый башладык, ул йокы булмады инде. Көчләр безнең файдага түгел иде. Бәхеткә, сугышка юл куелмады. 1962 елның 27 октябрендә сугыш башланырга ике сәгать вакыт калган иде. Әмма Яңа ел җитте, гыйнвар-февраль-март узды, безне һаман кайтармыйлар. Апрельдә генә боерык булды, кирегә юл 17 тәүлеккә сузылды, чөнки көчле штормга эләктек. Өч еллык солдат хезмәте тагын 8 айга сузылды. Күрдек инде Кубада, без ияләшмәгән табигать, анда күләгә озынлыгы да бер чирек кенә иде, - дип искә ала 5 августта 77 яшен тутырган Габделбәр абый. Тумышы белән Байлар Сабасыннан ул. Әтисе Габделкаюм Ватан сугышыннан кайтмагач, әнисе аны үзенең туган авылы Югары Шытсуга алып китә. Армиягә киткәнче шунда яши. "Ә Лесхозга аны мин алып килдем. Гомер шушында үтте",- дип сүзгә кушыла хатыны Диләрә апа. Габделбәр абый кибеттә, 40 ел урманчылыкта эшләгән. Аларның хезмәт стажлары 25 һәм 40 ел. Биш бала - 4 кыз, бер ул үстергәннәр. Габделбәр абый хәрби хәрәкәтләрдә катнашучы буларак ташламалардан файдаланмый. "Менә болары мине 26 елдан эзләп тапты",- дип Куба Республикасында интернациональ бурычын үтәгәндә батырлык, хәрби үрнәк күрсәткәне өчен бирелгән СССР Верховный Советы Президиумы Грамотасын, "Воину-интернационалисту" күкрәк билгесен өстәлгә куйды. Хәзер Хуҗиннарга наемга яңа йорт төзелеп килә. Аларга яңа өйдә озын-озак яшәргә насыйп итсен.

Чыганак: http://www.saby-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев