Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөнья чемпионаты вакытында 7нче шәһәр хастаханәсе 500 кешене кабул итә ала

Казанда FIFАның төп госпитальләренең берсе ярышларга әзер булуы буенча хисап тотты.

Футбол буенча Дөнья чемпионаты вакытында гадәттән тыш хәл булган очракта, Казанның 7нче шәһәр клиник хастаханәсе зыян күргән 500гә якын кешене кабул итә ала. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгына 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибының урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова хәбәр итте.

Пресс - тур по больнице №7

Клиника Татарстан башкаласында FIFAның төп ике госпиталенең берсе итеп сайланды. Чемпионатның икенче клиникасы – Республика клиник хастаханәсе ашыгыч режимда шулай ук берьюлы 500 чамасы кеше кабул итә ала.

 

7нче хастаханәдә берьюлы 13 операция һәм уннан артык реанимация бүлмәсе эшли ала.

Пресс - тур по больнице №7

“Гадәти көннәрдә кабул итү бүлеге тәүлегенә 300-350 пациентны кабул итә ала. Ихтыяҗ булган очракта тәүлегенә 500 кадәр кеше кабул итү мөмкинлеге бар. Хастаханәгә массакүләм пациентлар килгән очракта, түләүле урыннар бүлеге исәбенә буш урыннар фонды бар”, - дип сөйләде 7нче шәһәр хастаханәсе баш табибының урынбасары Зөлфия Шәйхетдинова.

 ÃÅ¸Ã‘€ÐµÑÑ - тур по больнице â„–7

Фото: Салават Камалетдинов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев