Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөнья чемпионаты җанатарлары Мәскәү-Казан поездларына билетларны сатып алып бетергән

Мәскәүдән Казанга самолетта килергә теләүчеләргә 9-17 мең сум түләргә туры киләчәк.

 

Футбол җанатарлары Мәскәү-Казан юнәлешендәге поездларга билетларны сатып алып бетергәннәр. OneTwoTrip сәяхәтләр сервисы экспертлары шундый нәтиҗәгә килгәннәр.

  • Поезд, чемпионат башланырга 2 сәгать кала, Татарстан башкаласына кайтып җитә.

Экспертлар Казандагы матчларга бер көн кала кузгала һәм уеннар башланганчы ике сәгать алдан килә торган поездларда буш урыннар саны турындагы мәгълүматны анализлаган. Шулай итеп, 15 июньдә кузгала торган поездга билетлар калмаган. 16 июньдә Казанда Франция-Австралия матчы узачак.

 

Моннан тыш, 20 июньдә Иран-Испания мачларын карарга теләүчеләр өчен поездга 10 билет калган.

Казан тимер юл сәфәре өчен Мәскәүдән артык ерак түгел. Татарстан башкаласына поездда килергә теләүчеләр саны күп булу шуның белән аңлатыла.

Мәскәүдән Казанга самолетта килергә теләүчеләргә 9-17 мең сум түләргә туры киләчәк. Автобуста килүчеләр өчен юл бәясе 1500 сум тәшкил итә. Автобусның юлда булу вакыты якынча поездныкы кадәр.

  • Футбол буенча Дөнья чемпионаты Россиядә 14 июньнән 15 июльгә кадәр уза. Мундиаль уеннарын барлыгы 11 шәһәр кабул итәчәк. Казанда Франция – Австралия (16 июнь), Иран – Испания (20 июнь), Польша – Колумбия (24 июнь), Көньяк Корея – Германия (27 июнь) матчлары, шулай ук сигездән бер (30 июнь) һәм дүртән бер финал (6 июль) уеннары узачак.

Фото: архив/Ильнар Тухбатов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев