Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дмитрий Медведев транспорт чараларына электрон паспорт кертү турындагы карарны имзалаган

Россиядә транспорт чараларына электрон паспорт кертү автомобиль тарихын электрон күрсәткечтә цифрлы рәвештә сакларга мөмкинлек бирә.

(Казан, 12 октябрь, "Татар-информ"). Россия Премьер-министры Дмитрий Медведев транспорт чараларына электрон паспорт (ЭПТС) кертү турындагы карарны имзалавын хәбәр иткән. Бу хакта "Известия" яза.

"Карар безнең илдә транспорт чараларына электрон паспорт кертү тәртибен раслый", - дип җиткергән Медведев.

Хөкүмәт рәисе сүзләренчә, документ транспорт чараларына һәм техникага электрон паспортның бердәм формасы турындагы Таможня килешүе кысаларында әзерләнгән.

Моннан тыш, Медведев Россиядә транспорт чараларына электрон паспорт кертү автомобиль тарихын электрон күрсәткечтә цифрлы рәвештә сакларга мөмкинлек бирүен җиткергән. Шулай итеп, Россия кешеләре "билгесез үткәне" булган машина сатып алудан азат булачак.

Алдан Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгының транспорт чараларына электрон паспортка (ЭПТС) күчүне Россиядә 2018 елның 1 июленә төгәлләү планлаштыруы турында хәбәр ителгән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев