Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Д.Мөхетдинов: Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүз – уйдырма

Татарстанда татар телен өйрәнүче балаларның рус телен белү дәрәҗәсе төшүенә мисаллар очратканым да юк", - ди Россия мөфтиенең беренче урынбасары.

"Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүзләр уйдырма", - дип белдерде Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисенең беренче урынбасары Дамир Мөхетдинов "Татар-информ" мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә.

"Безнең татарлар рус телендә дә яхшы сөйләшә, әмма бу туган телгә зыян китерү бәрабәренә булырга тиеш түгел. Милли телләрне өйрәнү рус телен яхшы белүгә комачаулый дигән сүзләр уйдырма, бу сәяси яссылыкка күчкән мәсьәлә. Мин Татарстанда татар телен өйрәнүче балаларның рус телен өйрәнү, русча уку дәрәҗәсе түбән тәгәрәвенә мисаллар очратканым да юк. Мин, шулай ук, татар телен өйрәнүче рус балалары турында да болай әйтә алмыйм. Киресенчә, алар үзләрен баета гына", - дип Дамир хәзрәт билингвальлекнең яхшы күренеш булуын билгеләп узды.

Россия мөфтиенең беренче урынбасары әйтүенчә, Европа, Евросоюз илләре - Швеция, Бельгия һәм башкаларның, халыкара инглиз теленнән кала, башка халыкларның туган телләрен өйрәнүен төрлечә алга сөрә. "Билингвальлек, өч теллелек Евросоюз илләре программасына салына. Безнең илдә халыкларның, диннәрнең күптөрлелегенә ия була торып, без нәкъ менә милли телләр үсешенә теләктәшлек итәргә тиеш идек, чөнки безнең татарлар рус телен бик яхшы белә, рус мәдәнияте һәм традицияләре белән дә яхшы таныш. Әмма бу безнең татарлыкка, безнең мәдәнияткә зыянга булырга мөмкин. Минемчә, моның киләчәктә тагын да зуррак конфликтка китерүе ихтимал. Патша заманнарында да милләтләр, диннәрнең кимсетелүе булган. Бу күренеш аңлашылмаучанлыкка, конфронтациягә китерә", - дип кисәтә Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

"Мәктәп программасында татар теле һичшиксез булырга тиеш", - дип тел мәктәптә укытылган очракта гына, аны югары дәрәҗәдә белеп була, дигән фикердә ул. Дамир Мөхетдинов туган ягы Түбән Новгородны мисалга китерде. "Түбән Новгород өлкәсенең, татар теле мәктәп программасында булган һәм башка предметлар да татарча укытылган авылларында, халык күкрәк сугып әйтерлек татар булып күренә. Аларның телне бик югары дәрәҗәдә белүләре күренеп тора. Ә мәктәп программасында татар теле булмаган авыллар бүген татарча чыгучы "Туган як" өлкә газетасын да укырга сәләтсез. 5 километр радиуста урнашкан күрше авылларда бу аерма ачыктан-ачык сизелә", - ди ул.

Дамир хәзрәт әйтүенчә, яңа буын балаларда бу нык күренә. "Әгәр аларның ата-аналары авылда яшәп татарча иркен сөйләшсә, балалары матбугат, әдәбиятны татарча укый да алмый. Әлбәттә, бу милләт юкка чыгу фаҗигасенә китерә ала", - дип борчылуын белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

Ил мөфтиенең беренче урынбасары үз бабасы турында да сөйләп үтте. "Мин бабамны гел мисалга китерәм. Ул 97 яшькә җитеп, рус телендә бик үк әйбәт сөйләшми иде. Бу аңа, аның ике абыйсына Бөек Ватан сугышында илне якларга, совет мәктәбендә дистә еллар буе хезмәт укытучысы булып эшләргә дә комачауламаган. "Ничек татар булмаган халыкларны укыта алдың" дип мин гел гаҗәпләнә идем", - ди Дамир хәзрәт.

"Минемчә, төбәкләр мәҗбүри укыту өчен үз телләрен билгеләргә хокуклы. Рус теле дәүләт теле буларак мәҗбүри укытылса, үзең яшәгән республика телен дә өйрәнү мәҗбүри булырга тиеш дип саныйм. Мин халык Россия Федерациясе Конституциясендәге хокуклары яклануында каты торырга, үзенең ихтыярын күрсәтергә, татар теле укытуны бетерү белән ризалашмавын гел күрсәтеп торырга тиеш, дип саныйм", - дип фикерен белдерде Дамир хәзрәт Мөхетдинов.

http://tatar-inform.tatar/news/2017/11/23/152909/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев