Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт хезмәтләре сайтында балаларга пособиены рәсмиләштерү өчен сервис эшли башлады

Сервиска posobie16.gosuslugi.ru аерым битендә керергә кирәк.

(Казан, 12 май, «Татар-информ»). Дәүләт хезмәтләре сайтында COVID-19 пандемиясе белән бәйле рәвештә өч яшьтән алып 16 яшькә кадәр балага бер тапкыр бирелә торган түләүне рәсмиләштерү өчен сервис барлыкка килде. Бу хакта РИА Новостига Россия Федерациясенең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгында хәбәр иттеләр.

Сервиска posobie16.gosuslugi.ru аерым битендә керергә кирәк.  

Кичә Владимир Путин 11 майга кадәр дәвам иткән эшләми торган көннәр чоры тәмамлануын игълан итте һәм коронавирус авыруы таралу фонында гражданнарга һәм бизнеска ярдәм итүнең яңа чараларын тәкъдим итте. Дәүләт башлыгы сүзләренчә, кешеләрнең һәм бизнесның проблемалары күп җыелган, шуңа күрә гражданнарга турыдан-туры ярдәм кирәк.

Аерым алганда, Президент 1 июньнән өч яшьтән алып 15 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр 10 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләү алачак, дип белдерде. Моннан тыш, керемнең түбән дәрәҗәсе (гаилә әгъзасына бер яшәү минимумыннан кимрәк) булган россиялеләр өч яшьтән алып җиде яшькә кадәрге балалар өчен түләүне рәсмиләштерә алачак. Бу мөмкинлек планлаштырылганча 1 июльдән түгел, ә 1 июньнән барлыкка киләчәк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев