Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт федераль статистика хезмәте бензин бәясенең төшүен әйтте

Россиядә бензинга уртача бәя 2 тиенгә төшкән һәм 16 июльгә аның бер литры 43 сум 39 тиен тора.

Россиядә бензинга уртача бәя 2 тиенгә төште һәм 16 июльгә аның бер литры 43 сум 39 тиен тора. Шул ук вакытта дизель ягулыгы 2 тиенгә үсте һәм аның бер литры 44 сум 48 тиен булды. Бу хакта Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматларына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Федераль антимонополия хезмәте автоягулык станцияләрендә бензинга бәяләр төшүен көтми.

Соңгы вакытта нефть продуктларына бәяләр кинәт үсте. Апрель уртасыннан Россия буйлап бензинга уртача бәя 40 сумга, июнь уртасыннан 43 сумга кыйммәтләнде. Министрлар Кабинеты әлеге вазгыятьтә бензинга һәм дизель ягулыгына акцизларны киметү карарын кабул итте. Нефть компанияләре белән тармакка ярдәм итү хәл ителгәнче бәяләрне 30 май дәрәҗәсендә тоту турында килешенде.

 

7 июньдә Россия президенты Владимир Путин белән “турыдан-туры элемтә” вакытында Россия энергетика министры Александр Новак 30 майдан автоягулык станцияләрендә бензинга бәяләр артмаячак, дип белдерде.

Реклама

Дәүләт федераль статистика хезмәте мәгълүматлары буенча 16 июльгә Аи-92 маркалы бензин бәясе 4 тиенгә төште һәм бер литры 41 сум 57 тиен булды. Аи-95нең 2 тиенгә төшеп, бер литры 44 сум 65 тиен тора. Аи-98 — 1 тиенгә үсеп, бер литры 49 сум 89 тиен булды.

Фото: https://pixabay.com | IADE-Michoko

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев