Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт Думасында әдәпсез язулы футболкалар өчен җәза бирергә чакыралар

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милонов җәмәгать урыннарына әдәпсез язулар булган киемнәрдән килгән гражданнарны төзәтү эшләренә җибәрергә чакыра.

Дәүләт Думасы депутаты Виталий Милнов җәмәгать урыннарына әдәпсез язулар булган киемнәрдән килгән гражданнарны төзәтү эшләренә җибәрергә чакыра. Парламентарий фикеренчә, шул исәптән бу норматив лексикада булмаган сүзләрнең язылышына яки яңгырашына охшаган сүзләр язылган футболкаларга да кагылырга тиеш. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Милонов билгеләгәнчә, моның өчен «кулга себерке алып эшләү» яки 15 тәүлеккә кулга алу җәзасы бирергә мөмкин.

 

«Әгәр дә тагын шулай кылансалар - тагын 15 тәүлек бирәчәкбез. Менә шундый «флешмоб» булачак», - дип китерә депутат сүзләрен «Мәскәү» шәһәр яңалыклары агентлыгы.

  • Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексы нигезендә, җәмәгать урыннарында цензурасыз лексиканы куллану вак хулиганлык буларак квалификацияләнергә мөмкин. Ул 500 сумнан 1 мең сумга кадәр күләмдә штраф салынуга яки 15 тәүлеккә кадәр кулга алынуга китерә.

Фото: https://pixabay.com

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев