Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт Думасы үзмәшгуль кешеләргә штраф түләтү тәртибенә төгәллек кертә

Дәүләт Думасының бюджет комитеты башлыгы үзмәшгуль кешеләр буларак теркәлеп тә, салым түләмәүчеләрне штрафка тартырга кирәк дип исәпли.

(Казан, 23 октябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы һөнәри керемгә салым түләүчеләр өчен штрафлар кертергә мөмкин. Алар үзмәшгуль кешеләр буларак теркәлсәләр дә, салымнар түләми, дип белдергән Дәүләт Думасының бюджет комитеты башлыгы Андрей Макаров. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Макаров искәрткәнчә, биредә сүз үзмәшгуль буларак теркәлеп, чек бирү шартларын бозган кешеләрне штрафка тарту хакында бара. Әлеге штрафлар закон проектында каралган инде.

Яңа системада катнашмаучылар өчен барысы да элеккечә кала – салымнар түләмәгән очракта аларның җаваплылыгы хәзерге кебек булачак.

«Без әлеге режим кысаларында штрафлар билгелибез. Әгәр кемдер бу режимга кермәгән, аның салымнарны түләмәве ачыкланган икән, ул җинаять яки гадәти салым җаваплылыгына тартылачак», - дип искәрткән комитет башлыгы.

 

 

Фото: https://r16.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев