Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дәүләт Думасы НДСны 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында закон кабул итте

Айрат Фәррахов социаль өлкә өчен бюджетка өстәмә акча кирәк булуын җиткерде.

Россия Дәүләт Думасы НДС ставкасын арттырмады, ә аны элеккеге дәрәҗәгә кайтарды. Әлеге фикерне “Татар-информ” хәбәрчесенә Татарстаннан Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов җиткерде.

“Салымнарның артуы - бу иң популяр чара түгел, әмма әлеге очракта бу арттыру түгел, элеккеге 20 процентка кайтару. Бездә 20 процент булган иде инде, аннан төшерделәр, ә башта ук ул бөтенләй 28 процент иде”, - дип искә төшерде Фәррахов.

Парламентарий сүзләренчә, НДСны күтәрү федераль бюджетка һәр елны 612 млрд чамасы өстәмә акча бирә. Әлеге акчалар социаль өлкәгә, мәгарифкә, яшь гаиләләргә ярдәмгә тотылачак.

 

“Әлеге чара Президент куйган социаль өлкәдәге мәсьәләләрне хәл итүгә юнәлдерелгән. Безнең илнең бик мөһим һәм җитди максаты бар – халыкның тормыш сыйфатын яхшырту. Өстәмә акчасыз бу мөмкин түгел”, - дип әйтте депутат.

Искәртеп үтик, бүген, 24 июльдә, Дәүләт Думасы НДСны 18 проценттан 20 процентка кадәр күтәрү турында закон кабул итте. Закон үз көченә 2019 елның 1 гыйнварыннан керәчәк.

Фото: Султан Исхаков/архив

Динара Прокопьева

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев