Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дини гаиләләр белән эшләү җиңелрәк – Ирек Мукиев

Алар чиксез ресурска ия, ди практик-психолог.

Бүген психолог ярдәменә мөрәҗәгать итүче гаиләләр бар. Әмма алар гаилә мөнәсәбәтләре какшагач кына ярдәм сорап килә. Практик психолог Ирек Мукиев «Татар-информ» хәбәрчесенә шундый фикер җиткерде.

«Гаиләләр тарафыннан психологларга мөрәҗәгатьләр бар. Ләкин инде гаилә таркалыр хәлгә җиткәч, яисә, гомумән, таркалгач кына психологик ярдәм искә төшә. Шуңа да без психологик ярдәмнең никахка кадәр үк кирәклеген, кирәксез эш кебек тоелса да, аның әһәмиятле булуын җиткерергә тиеш. Ә халык әле моңа әзер түгел. Чөнки кирәк санамый. Безнең максат - шул хакта күбрәк мәгълүмат тарату. Колакка бу хакта күбрәк мәгълүмат килсә, иншаллаһ, максатыбызга ирешербез», - ди Ирек Мукиев.

Психолог буларак, ул төрле гаиләләр белән эшләвен, әмма дини гаиләләр белән аралашуның күпкә җиңелрәк булуын әйтте.

«Минем генә түгел, гомум психологлар фикере шундый - диндә булган гаиләләр белән эшләү җиңелрәк. Чөнки алар чиксез ресурска ия, аларда Аллаһы Тәгаләгә ышаныч бар», - диде «Татар-информ»га психолог.

Исегезгә төшерәбез, "Мөселман лидеры мәктәбе" кысаларында Казан (Идел буе) федераль университетының Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтының Ислам мәгарифен һәм исламият фәнен үстерү ресурс үзәгендә бүген актив мөселман яшьләре өчен гаилә кыйммәтләрен саклауга багышланган лекция укылды. Ир-атлар алдында Ирек Мукиев чыгыш ясады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев