Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дилә белән Марат нигә аерылышканнар?

Танылган җырчы Дилә Нигъмәтуллина һәм аранжировкалар остасы Марат Мухин студент елларында танышканнар.

Ул вакытта Маратка - 20, Диләгә 23 яшь була. Аларны иҗат берләштерә, кавыштыра. Өйләнешеп, алты ел яшәгәннән соң кызлары Сәфинә туа.
Әмма әлеге йолдызлы пар таркала. Бу хакта алар күпләр кебек кычкырып, сөйләп йөрми. Шуңа да Марат Мухинның икенче тапкыр гаилә коруын белгәч, күпләр шаккатты.

-Марат - ул бик җиңел кеше. Ул конфликтларны бөтенләй яратмый, алардан китә торган кеше. Безнең тормыш та конфликтларсыз узды. Без аерылышу турында сөйләмәдек. Шуңа тамашачыга бу кинәт булып тоелды. Бер кеше дә яратмыйча өйләнешмидер. Мине бигрәк тә мәҗбүр итеп булмый. Марат та шундый. Без эшли башладык һәм Марат - миңа, мин аңа гашыйк булдык.

Мине аның әти-әниләре яратты. Минем әти-әнием аны кабул итте. Бөтен дусларым, иптәш кызлар, туганнарым белән әле дә аралаша. Булат белән бик якын дуслар. Без яшәгәндә бергә озак яши алмавыбызны аңладык. Икебез - ике дөнья кешесе. Без гаиләне саклап калырга бик тырышып карадык, — ди Дилә Нигъмәтуллина “Әй язмыш, язмыш” тапшыруында.

Җырчы, шулай ук, әнисе авырганда инде аерылышырга карар кылган булсалар да, элекке иренең акчалата да, рухи яктан да Диләгә ярдәм кулы сузуын һәм

Маратка рәхмәтле булуын да әйтте.

 

Фото: Матбугат.ру

Автор: Резеда Галикәева

Чыганак: https://kiziltan.rbsmi.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев