Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Диетолог су эчү турындагы төп уйдырмаларны кире какты

Тәүлегенә ике литр сыеклык эчәргә кирәк, су ябыгырга ярдәм итә дигән фикер белән табиб килешми.

(Казан, 1 август, «Татар-информ»). Суның үзлекләре турындагы кайбер фикерләрнең фәнни фактлар белән бернинди уртаклыгы да юк. Табиб-эндокринолог, «СМ-Клиника» диетологы Ульяна Румянцева «Прайм» агентлыгына шулай дип белдерде. Бу хакта РИА Новости агентлыгы хәбәр итә.

Киң таралган мифларның берсе — бары тик чиста суны гына бер тәүлектә кулланылган су нормасы итеп алу. Бу — алай түгел. Бер көндә эчелгән барлык сыеклыкны (су, чәй, каһвә, соклар, җиләк-җимеш, аштагы шулпа) исәпләргә кирәк, ди табиб.

Шул ук вакытта, исерткеч эчемлекләр, баллы һәм газлы суларны моңа кертергә ярамый. Тәүлегенә ике литр сыеклык эчәргә кирәк дигән мәгълүмат та — миф. Су куллану нормасы — һәркемнең үзенчә.

Реклама

«Әйтик, ир-ат үз авырлыгының һәр килограммына уртача — 35, ә хатын-кыз 25-30 миллилитр су эчәргә тиеш. Ягъни 65 килограммлы ир-ат өчен суны куллану нормасы тәүлегенә — 65*35=2,275, шул ук авырлыктагы хатын-кыз өчен 65*30=1,95 литр тәшкил итә», — ди Румянцева.

Температура югары булганда һәм кискен йогышлы авырулар вакытында дөрестән дә суны күбрәк эчәргә кирәк. Артык авырлыктан интегүче кешеләргә килгәндә, алар өчен суның күләме әлеге буй һәм җенес өчен идеаль авырлыкка карап исәпләнә, дип искәртте табиб.

Су ябыгырга ярдәм итә дигән фикер дә — миф. Әмма кеше ачлык һәм сусауны бутарга һәм су эчәсе урынга, ашый башларга һәм артык авырлык җыярга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев