Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Диана Аверина: "Татар кызы" бәйгесендә катнашу - минем кечкенәдән булган хыялым

Матурлык һәм зирәклек бәйгесенең финал өлеше якынлаша.

(Казан, 17 октябрь, "Татар-информ", Лилия Локманова). "Татар кызы" бәйгесендә катнашу - минем кечкенәдән булган хыялым, ди "Татар кызы-2017" бәйгесендә Мәскәүне тәкъдим итәчәк Диана Аверина.

"Бу - үзеңне үстерә торган яңа өлкәдә сынап карау. Үзеңне яңа яктан ачу. Бәйге миңа гореф-гадәтләр, тарих, үз халкымның яшәү рәвеше хакында белемнәремне арттырырга ярдәм итә. Яңа танышлар һәм дуслар табарга булыша", - диде Диана "Татар-информ" агентлыгына.

Реклама

Аның сүзләренчә, конкурска әзерләнү бернинди кыенлыклар да тудырмаган, киресенчә, бик күп уңай хис-кичерешләр генә бирә, ди катнашучы.

"Минемчә, татар кызы акыллы, тәртипле, мөләем, сабыр, уңган, тыйнак, сөйкемле булырга тиеш", - дип бәя бирде ул татар кызына.

Мәгълүм булганча, "Татар кызы 2017" матурлык һәм зирәклек конкурсының йомгаклау өлеше быел Уфа каласында, 24 октябрь көнне узачак. Татарстан данын анда Чирмешән районы кызы Гөлназ Гатина яклаячак. "Татар кызы" исеме өчен быел да 12 кыз көч сынашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев