Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дөгеле ит чумары

Патиссон белән пешкән дөгеле ит чумары рецептын тәкъдим итәм.


500 грамм фаршка 2 зур суган турап салырга, тәменчә тоз һәм борыч сибәргә, 1 стакан дөге салырга һәм кул белән әвәләп шарлар ясарга.

Табада кишер белән суганны җиңелчә кыздырырга, ит шарларын тезеп чыгарга һәм күмелерлек итеп шулпа яки кайнаган су салырга, шакмаклап патиссон турарга, табаның капкачын ябарга, сүрән утта 40 минут пешерергә, ике аш кашыгы томат пастасы салырга, бераз тоз сибәргә һәм каплап пешереп бетерергә.

Ашларыгыз тәмле булсын!

Реклама

http://intertat.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев