Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Депутатларны керемнәре турында хисап бирүдән азат итмәкчеләр

Барысын да түгел, авылдагыларын. Бу хакта җирле үзидарә органнарындагы ришвәтчелекне кисәтүгә багышланган матбугат очрашуында билгеле булды.

Үзгәрешләр көтелә

Татарстан Президентының Коррупциягә каршы сәясәт мәсьәләләре буенча идарәсендәге тикшерүләр бүлегенең баш киңәшчесе Салават Рәхимов әйтүенчә, 27 ноябрьдә Татарстан Дәүләт Советы утырышында ришвәтчелек турындагы кануннарга тиешле төзәтмәләрне караячаклар. “Әлегә кадәр авыл җирлеге депутатлары, хезмәт хакы алса-алмаса да, керемнәр турында мәгълүмат бирергә тиеш иде. Хәзер зур күләмдә чыгымнар тотмаган очракта, депутат мондый хисап бирүдән азат ителәчәк. Искәртеп үтәм: авыл җирлекләрендә депутат вазифасын даими һөнәри нигездә башкармаучыларга кагыла”, – диде ул.

Районнардагы түрәләрнең керемнәр һәм чыгымнар турында тулы булмаган мәгълүмат күрсәтүенә бәйле җәзаларны да җиңеләйтергә ниятлиләр.

– Элегрәк депутат яки муниципаль вазифалар башкарган кеше керемнәр һәм чыгымнар турында тулы булмаган мәгълүмат күрсәтсә, аны эшеннән чыгарырга мөмкиннәр иде, чөнки аларга карата җавапка тартуның башка чаралары булмады. Законга керәчәк төзәтмәләр нигезендә, моның өчен башка төр җәзалар каралган. Ул да булса – кисәтү ясау, билгеле бер вакыт аралыгында вазифага кайбер вәкаләтләргә бәйле чикләүләр кертү, – дип аңлатты Салават Рәхимов.

Сораулар аралашканда туа

Реклама

Журналистлар алдында Тәтеш, Баулы, Яңа Чишмә районнары башлыклары да хисап тотты. Алар үз җирлекләрендә ришвәтчелеккә бәйле нинди чаралар узуы, халыктан килгән мөрәҗәгатьләр турында сөйләде.

– Безнең районда ришвәтчелекне кисәтү чаралары республика программасы нигезендә башкарыла. “Халык контроле” проекты гамәлгә ашырыла. Халык белән аралашырга яратам, кеше язып җиткерә алмаган гозерен, соравын аралашканда бирә, – диде Тәтеш районы башлыгы Рәмис Сафиуллов.

– Ришвәтчелеккә каршы комиссия оештырдык, анда мин рәис булып торам. Ай саен төрле сорауларга бәйле утырышлар уза. Район газетасында әледән-әле ришвәтчелекне кисәтүгә бәйле язмалар чыгып тора, – дип сөйләде Яңа Чишмә районы җитәкчесе Вячеслов Козлов. – Райондагы берничә урында ришвәтчелек гамәлләре турында хәбәр итү тартмалары (ящики гласности) урнаштырылды. Шулардан ай саен 5–7 мөрәҗәгать җыеп алабыз, комиссия аларны тикшерә. Махсус белгечләр төркеме май аенда ришвәтчелеккә бәйле өйрәтүләр үткәрде. Керем буенча декларациядә тулы булмаган мәгълүмат күрсәтү очраклары булды.

Баулы районында да мондый чаралар булып тора. Район җитәкчесе Рамил Гатиятуллин әйтүенчә, керемнәр буенча мәгълүматны тулы бирү-бирмәүгә бәйле тикшерүләр уздырганнар. Биш кешене дисциплинар җаваплылыкка тартканнар, икесе үз теләге белән гариза язган. Ришвәтчелеккә каршы комиссия өч утырыш уздырган, анда 17 сорау тикшергәннәр.

Дүрт аяклы ат та абына, дигәндәй, ялгышучыларга төзәлергә мөмкинлек бирергә, кичерергә кирәк, дигән фикердә башлыклар. Әйтеп тә аңламаганнарга исә җәзалары каралган бит. Матбугат очрашуында кайсы районнарда ришвәтчелек очракларының күбрәк булуы хакында сорау да яңгырады. Төгәл җавап бирүче генә булмады. Районнарны чагыштырып утыру мәгънәсез дип таптылар.

 
 

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА
Ватаным Татарстан
№ --- | 19.11.2019

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев