Саба ТВ

Демография көзгесендә ниләр күренә?

Пенсия дефолтының төп сәбәбе итеп күрсәтелгән демографик упкын Россиядә яңадан йөз меңләгән кешене үз чоңгылына суыра башлады. Югары җитәкчелек Кремль лидеры авызы белән бүгенге кырылышның төп сәбәбе итеп Бөек Ватан сугышын, гаеплесе итеп мәлгунь Гитлерны атады. Чынлап та, дәһшәтле сугыш елларында 4 ел буена сабыйлар тумыйча тору, бәлки, бүген шулай кайтаваз бирәдер?

Быелның җиде аенда Россия 170 мең 500 кешесен югалтып өл­гергән. Туу коэффициенты киме­гән: 2017 елның шул чорында 1000 кешегә 11,4 бала туган булса, бүген бу сан – 10,9 гына. Үлем коэффициенты киресенчә үскән: 12,7дән 12,9 га кадәр күтәрелгән. Үлүчеләр саны артканда, гомер озынлыгы ничек үсәдер, ул кадәресен ачык­лау – кыен эш, рәсми даирәләр безгә илдә гомер озынлыгы үргә таба менә дип ышандыралар. Ул кадәресен артык төпченми генә, без Россиядәге кырылыш яссылыгында, шул ук Бөек Ватан сугышында катнашкан кайбер башка халыкларда туу-үлем нисбәте белән кызыксынырга булдык. Россия белән бер үк икътисади-соци­аль кырда гомер кичергән Татарстанны карыйк. Гаҗәп: бездә туу коэффициенты Россия­дә­гедән дә түбән – 9,078 генә. Әмма бездә халык саны кимеми әлегә, чөнки үлем коэффициенты тагын да түбәнрәк – 8,745. Коэффициент­ларың мондый сөе­нечле аермасы бездә халык санының акрын гына үсешен тәэмин итә.


Хәзер инде саннарны кайчандыр бер ил булып яшәгән, бергә сугыш авырлыгын күтәргән, бүген аерым дәүләт булып яшәү бә­хетенә ирешкән халыклар күр­сәткечләре белән чагыштырыйк. Элекке СССРның Европа өле­шендә яшәүче халыклар, Россияне дә узып, кырылыш марафонына чыккан. Украина, әйтик, 1992 елдан бирле халык саны үсе­шенең ни икәнен белми. Үлем дәрәҗәсе ягыннан дөньяда дүр­тенче (димәк, ачлыктан интегүче һәм даими сугыш шартларында яшәүче Африка илләрен дә узып киткән), Европада өченче урында торган бу ил быел да 116 меңнән артык кешесен югалтып өлгерде инде. Украиннар мең кешегә 14,4 үлем тизлеге белән юкка чыгуга таба юнәлгәннәр. Элекке совет тотрыклылыгын сак­лап калуы белән мактанган Белоруссия дә зур тизлектә демографик упкынга сикереп маташа.


Хәл Урта Азиянең мөселман халыкларында гына уңай якка үзгәрә. 18 миллионнан аз гына артыграк кеше яшәгән Казахстан бер елга уртача 240 мең кеше тирәсе тизлек белән арта. Арт­мый хәл юк, чөнки казахларда туу коэффициенты мең кешегә – 21,42, ә үлем коэффициенты – 7,59 гына. Казахстаннан 2017 елда 132 мең 750 кеше киткән, 132 мең 927 кеше килгән. Бу өлкәдә дә үлчәү тәлинкәсе тигез диярлек, килүчеләр саны аз гына артык. Димәк, Казахстанга Гитлер зәх­мәте зыян сала алмаган. Игътибар итик: Россиягә быелның 6 аенда Казахстаннан 37 мең 905 кеше килгән, 22 мең 700 кеше киткән. Димәк, казах мөһаҗирлә­ренең бик азы гына Россиягә юл тота.


Үзбәкстан туу коэффициенты буенча төньяк күршеләреннән байтакка калыша. Бу сан аларда – мең кешегә 16,9 гына. Әмма үз­бәк­ләр дөнья белән саубуллашырга бик ашыкмыйлар, гомуми үлем коэффициенты – мең ке­шегә 5,3 кенә. Аңлашыла торгандыр инде: үзбәк халкына юкка чыгу куркынычы янамый. Гому­мән, статистик таблицаның башында торган үзбәк халкы ки­мүнең ни икәнен белми. Карагыз: 1950 елда бу республикада 6 мил­лион 314 мең кеше яшәсә, бүген 32 миллионнан артыграк. Безгә Россияне үзбәкләр басып ала кебек тоелса да, быелның 6 аенда аннан бирегә 32 мең 211 кеше килгән, 27 мең 983 кеше киткән.


Кыргызстанда кеше саны 1994 елда бары тик бер тапкыр кимеп алган. Калган елларда тотрыклы үсеш күренә, чөнки туу коэффициенты 2014 елда 27,7 булган, хәзер аз гына кимегән. Әзәрбайҗанда да туучылар саны үлүчеләрне күпкә узып китә. Бер көнгә уртача 265 бала туса, үлүчеләрнең уртача саны – 87. Еллык үсешне беләсегез килсә, саннар аермасын калькуляторда 365 кә тапкырлагыз. Таҗик­стан хисаплагычы да уңай саннар күрсәтә. Быел анда 210 мең 24 бала туган, 38 мең 568 кеше үлгән. Төрекмәнстанда халык саны 1950 елдан хәзерге көнгә кадәр 4,19 тапкыр арткан. Бу халык бүген дә үсештә.


 Интернеттагы мәгълүмат кырында Россиядә 2010 елда 146 миллион түгел, 89 миллион гына кеше яшәде дигән (80 миллионнан кимрәк дип әйтүчеләр дә бар) сүзләр дә табарга була. Ул сүзләр­нең хаклыгын раслау мөм­кин тү­гел диярлек. Әмма илнең читкә ел­дан-ел күбрәк ашлык сатуын искә алсак, ипи ашаучы авызлар саны бик күп түгел, ахырысы, дигән шик туа. Сыерлар­ның баш саны да бит хәзер илдә Бөек Ватан сугышы чоры белән чагыштырганда берничә тапкыр ким, әмма сөт кытлыгыннан интекмибез. Моны кеп-кеч­ке­нә Белоруссиянең безне сөт яңгы­рында коендыруы белән аңлата­лар аңлатуын, әмма Лукашенко да 146 миллион кешегә җитәрлек сөт сава алмый торгандыр дип аң­лыйк. Әмма рәсми саннар гына да илнең эреп юкка чыга баруын күрсәтә. Туучылар азлыгын төр­лечә  акласак та, үлүчеләр саны­ның Урта Азия дәүләтләреннән күпкә ашып китүе шикле сораулар тудыра. Без әллә бик үк дөрес яшә­мибезме?

 

Фото: http://vatantat.ru/index.php?pg=1871

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 143, 05.10.2018/)

 

 

Безнең соц. челтәрләргә кушыл ===>>> Инстаграм, ТикТок

__________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: