Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дельтапланда очып киткән кешене беркетергә онытканнар — куркыныч мизгелләр видеосы

Зур тизлектә очып барган аппараттан егылып төшмәс өчен, ир-ат алдындагы тимергә ябыша.

 
Дельтапланда куркыныч очыш мизгеле YouTube каналында чыкты. Әлеге кадрларны бер көн эчендә миллионнан артык тапкыр караганнар. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Крис Гурски исемле кеше инструктор белән дельтапланда очарга уйлаган. Чак кына фаҗигагә тарымый калганы турындагы видеоны ул үзе интернет челтәрендә күрсәтә.

Әлеге вакыйга быел октябрь аенда Швейцариядә була. Очып китүгә үк, Гурски үзенең куркыныч хәлдә калуын аңлый. Страховка системасы берничек тә беркетелмәгән булып чыга.

Бик зур тизлек белән очып бара торган дельтапланнан егылып төшеп китмәс өчен, Гурски сул кулы белән алдындагы тимер таякка ябыша. Уң кулы белән исә инструкторның аркасына тотына. Ике минут чамасы шул рәвешле очып бара.

Дельтаплан түбәнәйгәч, бу кеше кулларын ычкындыра һәм җиргә егылып төшә. Гурски имгәнә. Ул кул беләзеген сындыра. Бәхетле очрак белән генә исән калган эсктремалга катлаулы операция ясыйлар, диелгән әлеге хәбәрдә.

 

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев