Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Декреттагы ата: “Утырып ял итәргә дә вакыт юк”

Замана әтиләре бала тормышында актив катнаша. Һәм әйтергә кирәк, бала туганчы ук. Ир-ат башта хатынына ияреп УЗИга бара, аннан бала табу йортына - бала табарга ярдәм итә. Инде хәзер ирләребез декретта да утыра башлады!



Казанда яшәүче 33 яшьлек Алексей Афанасьев - ике бала атасы. Олы кызы Алисә белән дә өйдә утырган, икенче кызы белән дә декретта һәм бала карау буенча пособие ала. Алисәгә 2 яшь тула, төпчекләре Асельгә - 4 ай.

- Бала белән өйдә тормыш иптәшем, мин яки няня - өчебезнең берсе утырырга тиеш иде. Әгәр эшең яхшы булсын дисәң, аны үзең башкар, диләр. Шуңа күрә нянядан баш тарттык. Бала белән хатыным да утыра ала иде, әмма ул матурлык салонын җитәкли, үз эшен бик ярата. Бик күп хатын-кызлар бу өлкәдә эшләргә хыяллана, шуңа күрә хатынымны мондый бәхеттән мәхрүм итә алмадым. Айлык пособиенең күләме - 21 мең сум. Бу - социаль иминиятләштерү фонды түли ала торган максималь сумма.

Беренче кызыбыз белән дә декретта мин утырдым. Ял итәрмен, дип сөенгән идем. Ялгышканмын икән. Ярты ел бөтенләй буш вакыт булмады. Минем өчен иң кыены шул иде. Спорт белән шөгыльләнергә һәм хәтта утырып ял итәргә дә вакыт юк иде. Бер яшь тулгач кына җиңелрәк була башлады. Икенче баланы карау ансатрак, чөнки азмы-күпме тәҗрибә туплыйсың. Ә менә олысы белән төрле чаклар булды. Бервакыт аягына аяк киеме кидертергә онытканмын. Урамга күтәреп алып чыгып, җиргә бастыргач кына, аяк киеме булмавын күрдем. Подгузникның алдын артка кидергән вакытлар булды, - дип сөйләде "Татар-информ" хәбәрчесенә Алексей Афанасьев.

Алексей декретта утырырга теләүче аталарга киңәшләрен бирде:

- Үзегезне тулысынча балага багышлаячагыгызны аңларга кирәк. Беренче айда бигрәк тә авыр булачак. Хәзер шунысы уңайлы: белмәгән әйберне интернеттан карап укып белергә мөмкин. Үзем дә күп нәрсәгә шуннан өйрәндем.

Алексей өйдә утырганда да акча табарга тырыша. Ул балаларны тәрбияләү буенча блог алып барып, акча эшли. Өен няня җыештырса, ашарга хатыны яки әнисе пешереп китә. Бала өйдә әнисе белән булмаса да, әни сөтен эчеп үсә. Әнисе сөтен савып калдыра икән.



Социаль иминиятләштерү фонды мәгълүматы буенча, бүгенге көндә Татарстанда 1800 ир-ат бала карау буенча пособие ала. Закон нигезендә баланы карау буенча отпуск баланың әнисенә, әтисенә яки башка туганнарына бирелергә мөмкин. Шулай итеп, әгәр баланың анасы баланы карау буенча отпускта булмаса, пособие алмаса, ата кеше баланы карау буенча отпуск алып, айлык пособиегә дәгъва кыла ала.


Баланы карау буенча айлык пособиене рәсмиләштерү өчен ата кешенең эш урыныннан түбәндәге документлар таләп ителә:

1. Баланы карау буенча отпуск турындагы гариза.
2. Социаль иминиятләштерү фондының 17.09.2012 елда гамәлгә кергән 335нче әмере нигезендә расланган пособиене билгеләү турында гариза.
3. Баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
4. Алдан туган баланың туу турындагы таныклыгы һәм аның күчерелмәсе.
5. Ананың баланы карау буенча отпускта булмавы һәм пособие алмавы турында аның эш урыныннан белешмә. Әгәр баланың анасы беркая да эшләмәсә, яки белем бирү учрежденисендә укыса, баланы карау буенча пособие алмау турында социаль яклау органыннан белешмә.

Реклама



Кызыклы белешмә: Швециядә декретта утыручыга хезмәт хакының 80 проценты түләнә. Ул илдә хәтта "латте-папа" дигән термин да бар. Бу - балалар белән очрашулар оештыручы аталар төркеме. Алар кофе эчеп, аралашып утыра. Әлегә Россиядә бу киң таралмаса да, декреттагы аталар саны елдан ел арта бара.


Ата кешенең декретта утыруының уңай яклары:

1. Ана кешегә эшен ташларга кирәкми.
2. Ата кеше акча эшләүдән ял итәргә мөмкин. Бу уңайдан бала тәрбияләү буенча тәҗрибә туплый, бала исә ата назын тоя.
3. Ата кеше декретта утырганда, башка төрле юллар белән акча эшли ала (тәрҗемә эше, мәкалә язу, шәхси дәресләр һ.б.)
4. Ир кеше хатынын яхшырак аңлый башлый.
5. Декреттагы ата балага көнләшми.
6. Баланы атасы да, эштән кайткан анасы да тәрбияли.

Ата кешенең декретта утыруының тискәре яклары:

1. Декретта буш вакыт бик аз була. Балага игътибар гына аз, аңа үзеңне багышларга кирәк.
2. Кайбер ир-атларга бала тәрбияләгәндә психологик яктан кыен булырга мөмкин. Кызып китү, ярсулар балага начар тәэсир итәчәк.
3. Карьерадан колак кагу ихтималы бар. Бу аналарга да кагыла.
4. Декреттагы атаны туганнар, дуслар аңламаска мөмкин, чөнки ата - ул няня яки пешекче түгел, ә гаиләне туендыручы, акча табучы.

http://intertat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев