Саба дулкыннары

Декабрьдә кемнәр ике пенсия алачак?

Әлеге чара өлкән яшьтәгеләрне Яңа ел алдыннан матди яктан тулысынча тәэмин итү максатыннан оештырыла.

Декабрь һәм гыйнвар айларына түләүләр башкарылачак.

Айның 1-8 көннәрендә картлык буенча пенсия алучылар ике айныкын бергә алачак, ягъни декабрь һәм гыйнвар айларыныкы түләнәчәк. Моның турында Русия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова белдерде.

Әлеге чара өлкән яшьтәгеләрне Яңа ел алдыннан матди яктан тулысынча тәэмин итү максатыннан оештырыла.

Билгеле булуынча, түләүләр 20 декабрьдә башланачак.

Ә декабрь-гыйнвар пенсиясен алып өлгермәгәннәр 3-8ләрендә, яки 8 гыйнварда почта бүлекчәләренә килә ала.

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Кызыл таң

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: