Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Давыл вакытында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә компенсация түләнәчәк

Мөслимдә табигать бәла-казасы вакытында һәлак булучы 35 яшьлек сатучы хатын-кыз гаиләсе 1 млн сум акча алачак. Бу хакта Татарстан Хөкүмәте Йортында брифингта Казан Кремле рәсми вәкиле Лилия Галимова сөйләде.

“Татарстан Президенты Татарстан Хөкүмәтенә Мөслим районында һәлак булган хатын-кыз гаиләсенә бер миллион сум акча бүлеп бирү һәм кирәкле башка ярдәм күрсәтүне йөкләде. Рөстәм Миңнеханов һәлак булучы гаиләсе, якыннарының тирән кайгысын уртаклаша”, — диде Галимова.

 
Кичә кич Татарстанда булган көчле җил-давыл Мөслимдә “Находка” кибете түбәсеннән металл калайны алып аткан. Металл калай 35 яшьлек сатучы хатын-кыз өстенә килеп төшкән. Алган җәрәхәтләрдән Мөслим хастаханәсендә 17 сәгать 23 минутта сатучы хатын-кызның гомере өзелгән.
 
 
  •  
  •  
  •  
  •  
  •  

 

Фото: https://kazanreporter.ru

---
Матбугат.ру
№ --- | 31.05.2018

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев