Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Давыл кузгала: Хәмдүнә Тимергалиева үзен рәнҗеткән артистларны барлый

"Үзем турындагы начар сүзләргә, гайбәтләргә нокта кую максатыннан китап язарга алындым. Аны 65 яшемә чыгарырмын дигән идем, барып чыкмады. Алла боерса, 70 яшемә өлгертергә исәплим. Әлеге басмада үземне нахакка рәнҗеткән, исемемә начарлык өйгән кешеләрнең һәммәсен исемләп күрсәтәчәкмен", - ди җырчы.

Бу хакта ул "Татарстан-Яңа гасыр" телеканалында бара торган "Ком сәгате" тапшыруында белдерде.

Китап "Давыл" дип аталачак.

"Казанга килгәч, миңа берсеннән-берсе яхшы, берсеннән-берсе күренекле җырчылар коллективында эшләргә туры килде. Ул чорда халык мине күреп түгел, ишетеп кенә белә иде. Тик тиздән концертларыма халык күпләп йөри башлады. Бу хәл күпләрнең күңеленә тиде. Өлкән җырчылар арасында да, яшьтәшләрем арасында да көнләшүчеләр булды. Ә көнчелек - бик начар нәрсә. Бу еллардагы бөтен бәхетсезлегем җырым нәтиҗәсендә булды дим инде мин. Бик каты каршылыкларга очрадым, нахак сүз ишетү үзәгемә үтте. Филармониядә иң зур керем миндә иде. Шулай булуга да карамастан, һәрвакыт башыма сугып тордылар. Төрле сәбәпләр табалар иде - күтәрелмәсен генә!", - дип искә ала Татарстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиева .

Рәмзия ЗАКИРОВА
Татар-информ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев