Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Даун синдромлы Саба кызы Португалиягә теннис буенча дөнья чемпионатына җыена

Ләйсән Зарипованың әнисе Даун синдромлы кешеләргә карата булган стереотипларны бетерергә теләвен әйтә.

Даун синдромлы Саба кызы Ләйсән Зарипова 1-8 октябрьдә Португалиянең Фуншал шәһәрендә узачак өстәл теннисы буенча дөнья чемпионатында катнашачак. Бу хакта кызның әнисе Рәмзия Зарипова социаль челтәрдәге аккаунтында язган.

Хәзер “ВКонтакте” социаль челтәрендә “Спорт во благо” төркемендә Ләйсәнгә ярдәм итү өчен акча җыю оештырылган. “Даун синдромлы кешеләргә карата булган стереотиплар шулкадәр күп, хәтта башка илләр тәҗрибәсе дә моны үзгәртүгә тәэсир итә алмый. Һәркөнне безгә моның белән очрашырга туры килә. Әмма кәефсезләнмибез. Чөнки Ләйсән яңа сынауга әзерләнә. Даун синдромы - кара тамга түгел! Без һәрберебез дә кая барганыбызны, нәрсәгә омтылганыбызны белергә тиеш - без һәрберебез бу миссияне үтәр өчен туган кешеләр”, - дип язган Ләйсәннең әнисе Рәмзия Зарипова.

 

“Минем һәр көнем минутларга бүленгән. Мин һәр көнне йөгерү күнекмәсе уздырам. Әнием дә минем белән йөгерә. Минем өчен бик җитди этәргеч бу. Беркайчан да кросста йөгергәнем булмады, ә хәзер тизлекне арттырганнан арттырам. Килешәсездер, минем тормышым көннән көн җанлана, кызыклырак була бара. Барысына да өлгерү өчен, һәр көнне иртәрәк уянырга туры килә”, - дип язган Ләйсән Зарипова.

  • Ләйсән Зариповага 23 яшь. Байлар Сабасы авылында туган. Ул - Россиядә Zumba биюе буенча Даун синдромлы бердәнбер инструктор. Аны “Кояшлы Ләйсән” дип йөртәләр. Ләйсән Зарипова бик күп хәйрия проектларында катнаша, балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, мәктәп яны лагерьларында дәресләр үткәрә, Даун синдромлы балаларны биергә өйрәтә.

Фото: соцсети

https://tatar-inform.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев