Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Дару җитештерүчеләр ни өчен чаң кага?

Кешеләр реклама басымы астында чит ил препаратлары сатып ала, Россия җитештерүчеләренең исә мондый реклама кампанияләре үткәрү өчен акчасы юк, диде Ярослав Нилов.

Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк, чөнки кешеләр еш кына реклама басымы астында чит ил препаратлары сатып ала, Россия җитештерүчеләренең исә мондый реклама кампанияләре үткәрү өчен акчасы юк. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Дәүләт Думасының Хезмәт һәм социаль сәясәт комитеты башлыгы Ярослав Ниловка сылтама белән хәбәр итә.

«Дару препаратлары һәм медикаментларны рекламалауны тулысынча тыярга кирәк», - диде Нилов Россия сәламәтлек саклау атналыгы ачылышында.

Ул билгеләп үткәнчә, дару – социаль продукт ул, кешеләр аларны юнәтү өчен шактый зур акчалар сарыф итә һәм препаратларны рекламаның көчле басымы астында сатып ала. «Безнең дару җитештерүчеләр чаң кага башлады инде. Алар үз товарларын тәкъдим итү өчен бюджет акчалары бүлеп бирә алмавын әйтә. Даруханәләрдә без чит ил товарларының зарарлы йогынтысын күрәбез, безнең җитештерүчеләр анда хәтта үз препаратларын да куярлык хәлдә түгел», - дип ачыклык кертте Нилов.

 

Фото: https://pixabay.com

http://atnya-rt.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев