Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данлыклы якташыбыз Исхаков Дамир Мәвләви улы белән очрашу

Шушы көннәрдә район ветераннар Советы, өлкәннәр клубы белән берлектә, данлыклы галим, тарих фәннәре докторы, Мәрҗәни исемендәге тарих институты баш гыйльми хезмәткәре, этнограф Дамир Мәвләви улы Исхаков белән очрашу оештырды.

Шулай ук очрашуга китапханә хезмәткәрләре, районның тарих укытучылары да чакырылган иде. Якташыбыз татарларның барлыкка килүен, аның данлыклы үткәне һәм киләчәге, Алтайда, Кытайда борынгы татар кабиләләрен, ләкин бүгенге көндә телне белмәсәләр дә, үзләрен татар диеп санаулары турында бик эчтәлекле һәм мәгълүматкә бай булган һәркемгә дә аңлашылырлык итеп лекция-әңгәмә уздырды. Ул өлкәннәрнең сорауларына фәнни нигезгә таянып җавап бирде.


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев