Саба ТВ

Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән

«Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Континенталь хоккей лигасында Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән. Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелгән. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Р-Спорт». Допинг-контроль 2016-2017 елгы сезонда Халыкара...

«Ак Барс» хоккей командасы һөҗүмчесе, узган сезонда Континенталь хоккей лигасында Магнитогорскиның «Металлург» клубы өчен чыгыш ясаган Данис Зариповның 2016-2017 елгы сезонда тапшырган допинг-тесты уңай нәтиҗә биргән. Уенчы 2019 елның 22 маена кадәр ярышлардан читләштерелгән. Бу хакта Континенталь хоккей лигасының матбугат хезмәте җиткерде, дип яза «Р-Спорт».
Допинг-контроль 2016-2017 елгы сезонда Халыкара хоккей федерациясе (IIHF) һәм Дөньякүләм допингка каршы агентлык (WADA) белән берлектә үткәрелгән.
Данис Зарипов - Гагарин кубогын 4 тапкыр яулаган бердәнбер уенчы. 6 июльдә ул «Ак Барс» командасы белән ике елга килешү төзеде.
«Татар-информ»

 

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Безнең инстаграммга кушыл ===>>> Instagram.com/trksabadulkynnary/

______________________________________________________________________________________________________________________________________

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: