Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данис Зарипов өченче тапкыр өйләнә. Бу юлы кемгә?

Казанның «Ак Барс» һөҗүмчесе һәм капитаны — 40 яшьлек Данис Зарипов инстаграм социаль челтәрендәге битендә дусты Альбина Әхмәтовага үзенә кияүгә чыгарга тәкъдим итте. Альбина Данисның тәкъдименә риза булуын хәбәр итеп, "Мин әйе дидем», — дип язган.

Данис Зариповның беренче хатыны Татьянадан 18 яшьлек улы Артур бар. Ул да хоккейчы һәм һөҗүмче сыйфатында бу сезонда үсмерләрнең «Ирбис» клубы өчен чыгыш ясый.
 
Данисның икенче хатыны Алла белән кызлары Ариана бар.
 
Данисның әлеге сөйгәне исә малай көтә: бу турыда өч ай элек билгеле булган. Димәк, Зариповларның хоккей династиясе дәвам итәчәк: аның энесе Марат та һөҗүмче позициясендә уйный.
 
Фото: соцчелтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев