Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данир Сабировның хатыны Миләүшә «Лучше всех»та катнашуның күпмегә төшүен әйткән

Беренче каналда күрсәтелә торган иң рейтинглы тапшыруларның берсе - «Лучше всех»та Казан кызы Мәрьям Сабирова да катнашты. Кем кызы икәнен игълан итмәгән очракта да, аны Данирныкы икнен аңларга була. Мәрьям әтисе кебек үк сыгылмалы, бик матур бии һәм сүзгә дә аптырап тормый. Кечкенә Мәрьям турында әнисе Миләүшә сөйләде. - «Лучше...

- Кызларыгызның исеме ничек?
- Мәрьям һәм Дәния. Алдан ук сөйләшеп куйдык: кыз бала туа икән, исемне мин сайлыйм, малай туса - хатынга ошаган исемне кушабыз. Югыйсә, беренче кызга Миләүшә шулкадәр заманча исем кушмакчы иде... "Милана" ошый иде аңа. Шуны ишетү белән, кит, исеммени бу, алай булгач, малай тугач аңа "Интер" дип кушарбыз (Интер Милана - футбол командасы), дидем. Ул минем белән килеште, мин сайлаган исемне куштырдык. Мәрьям - Гайсә пәйгамбәрнең әнисенең исеме. Матур исем. Ә инде киләчәктә малай тугач, ул "Интер" дигәнне сайласа да, каршы килеп булмас.
- Гадәттә, балалар белән бәйле кызыклы вакыйгалар күп була...
- Килешәм. Олы кызымның теле ачылган мәле, кибетләрдә йөрибез. Елый-елый миннән са-са-са дигән әйберне таптыра. Нәрсә икәнен аңламыйм гына бит. Әнисенә дә шалтыратып карыйм, укуда иде, трубкасын алмый. Әллә суыра торган әйбер сорый микән дип, кәнфит тә биреп карыйм. Юк, тынычланмый. Бер сәгать тирәсе вакыт үткәч, хатын шалтырата: "Колбаса сорый ул", - ди. Шулай итеп, колбаса ашаганнан соң кызым елавыннан туктады.
Беләсездер, Дубайда дөньядагы иң биек бина - Бурдж Халифа урнашкан. Аның янына төнлә килдек, җем-җем утлар белән яна иде. Бәләкәй кыз - Дания күрде дә: "Вот зур елка бу!" - ди. Чынлап та, ул бина чыршыга охшап тора бит. Рәхәтләнеп көлдек.
http://matbugat.ru/news/?id=20661

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев