Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данир Сабировның концертыннан төнлә меңгә якын кеше эвакуацияләү сәбәбе билгеле (ВИДЕО)

Кичә кич Казанда «УНИКС» концертлар залы бинасыннан меңгә якын кешене эвакуацияләгәннәр. Билгесез кеше телефоннан шалтыратып, бинага бомба куелу турында хәбәр иткән.

Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына шаһитлар сөйли.

«УНИКС» мәдәни-спорт комплексы бинасында шартлаткыч җайланма булуы турында хәбәр Данир Сабиров концертында тәнәфес вакытында килгән. Комплекска оператив рәвештә барлык экстрен хезмәтләр җыелган.
 
Бинадан меңгә якын кешене һәм 150 хезмәткәрне чыгарганнар.
 
Гадәттән тыш хәлнең сәбәпләре ачыклана.
 
Данир Сабиров концерт өзелгән өчен гафу үтенгән. «Бер дошманымдыр инде. УНИКСта шартлаткыч куйдык дип шалтыратканнар. Телефоны хәзер „недоступен“. Бөтен халыкны чыгардылар. Фотога төшәбез. Концерт барыбер булачак. Саперлар эшләп бетергәч, керәчәкбез. Гафу үтенәм көтелмәгән хәл килеп чыкканга. Булачак», — ди җырчы һәм юмор остасы.
 

 
 
 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев