Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Данир Сабировка күз тигән?

Эстраданың юмор остасы,җырчы Данир Сабиров инстаграмдагы аккаунтына фотоларны сирәк куя. Әллә җырчы күз тиюдән куркамы? Башка сәбәбе бармы? Бу хакта Данирның үзеннән сорадык. «Мин үзем бик ачык, аралашучан кеше. Тик интернет челтәрендә утырырга вакыт тими. Күбесенчә тормыш иптәшем Миләүшә утыра, мин исә башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәм. Күз тиюгә килгәндә, Яңа...

Эстраданың юмор остасы,җырчы Данир Сабиров инстаграмдагы аккаунтына фотоларны сирәк куя.

Әллә җырчы күз тиюдән куркамы? Башка сәбәбе бармы? Бу хакта Данирның үзеннән сорадык. «Мин үзем бик ачык, аралашучан кеше. Тик интернет челтәрендә утырырга вакыт тими. Күбесенчә тормыш иптәшем Миләүшә утыра, мин исә башка мәсьәләләр белән шөгыльләнәм. Күз тиюгә килгәндә, Яңа елдан соң үземне башка төрле хис итә башладым. Хәлсезлек, кәеф юк. Бер әби «сиңа күз тигән», диде. Күз тиюгә тулысынча ышанам дип әйтә алмыйм. 50гә 50″, дип белдерде Tatar Today хәбәрчесенә Данир Сабиров. Данир җырлап-биеп кенә йөрми, спорт белән дә дус. Күптән түгел артистны Казанның бер фитнес үзәгендә күрергә туры килде. «Спортзалга даими йөрер өчен Казанда тору, вакыт һәм теләк булу кирәк. Шулай да җаен табабыз, кунакханәдә булганда да кунегүләр ясыйбыз», ди хәзерге вакытта Башкортстанда гастрольдә йөрүче Данир Сабиров. Артистның балалары да спортка тартыла. «Әни (тормыш иптәше Миләүшәнең әнисе) балаларга режим ясаган. Көн саен иртә белән өй тирәли 10 тапкыр йөгерәләр. Гимнастика белән шөгыльләнүче апасы Мәрьямгә Дания дә ияреп йөгерә. Ә кич белән нервыларны тынычландырыр өчен ваннага керәләр. Йоклар алдыннан дога тыңлап йокыга китәләр. Тик без гастрольләрдән кайткач, бу режим бозыла», диде Данир.

Эльвира ШАКИРОВА

Реклама

tatar-today.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев