Саба дулкыннары

"Дәү әнием каберендә әйләнеп яткандыр инде..."

Сеңлесенең азгынлыгыннан гаҗиз булып, оятыннан авылдан чыгып китәргә мәҗбүр замандашым шулай диде. Чыннан да, нинди булган соң безнең әбиләр? Бу хакта башкалада 107 яшенә кадәр яшәгән Тайфә әби болай сөйләгән иде:

“Әткәй якасыз күлмәк киюне, җилбәзәклекне тыйды. Чулпыларым, алка-беләзекләрем дә бар иде. Алар саф көмешкә алтын йөгертелгән. Хәзер андыйлар юк инде, сез таккан алтынны без элек бакыр дия идек. Мин шау актан киендем. Толымнарым озын, кара иде. Печән вакытында мине гел кибән башына куялар, шуннан ак күбәләк булып күренәсең, дияләр иде. Кияүгә чыкканчы бер сандык бирнә әйберләре җыйдым. Мине әнкәйнең туган авылы Исмаелга кияүгә бирделәр. Туйга кадәр булачак ирне күрмәдем. Үземнән рөхсәт сораган булдылар алай да. Әткәй бирсә – ярар, дидем. 1935 ел иде бу. Мөгетабарым бик әйбәт кеше булды, тырнак белән дә чиртмәде.
Сугыш чыкканда ирләр юл эшендә иде. Шул ук көнне аларны алып китәргә приказ чыкты. Колхоз персидәтеле Фәйзелгаян безгә туган тиешле иде. Әткәйгә: “Чибәр әткәй, сугыш каты чыкты, сирәк кеше генә исән калачак. Тайфәне алып кайтып кит”, – диде. Шулай итеп, әткәйләргә кайтып киттек. Ирләрне Затонга җыйдылар башта. Анда ирем янына өч тапкыр җәяү барып кайттым. Кырык икенең сигезенче гыйнварында алып киттеләр. Кырык өчнең уникенче февралендә алты тапкыр атакага күтәрелгәннәр. Соңгысы алдыннан мин җибәргән посылкадан күчтәнәчләрне иптәшләренә өләшкән дә, утка чумган. Прохоровка дигән авыл янында һәлак булган Мөгетабарым: “Тайфәкәем, бик яшьли каласың, баланы ятим итмә инде”, - диде бит, башкача кияүгә чыкма дигән сүзе шул булгандыр".
Яшь хатын хисләрен җилгә чәчмәгән, кечкенә баласын кочып, чит тупсада түбәнсенмәгән, ваксынмаган. Бәлки, күңел бөтенлеген саклап кала алганга, шулай озак яшәгәндер дә.
...Бер танышым бүген өченчегә кияүгә чыга. Бәхет өмет итәдер инде.

Фото: https://pixabay.com

Чыганак: Кызыл таң

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: