Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Cудан чыгаргач, әнисе: “Туңа бит ул, өстенә ябыгыз”, - дип елады". Минзәләдә 5 яшьлек бала суга батып үлгән

Минзәлә районының Канонерка авылында 3 июнь көнне фаҗига була. Авылга терәлеп аккан Минзәлә елгасында Чаллыдан кунакка кайткан 5 яшьлек Сабир батып үлә. Аның су төбенә китүен әти-әнисенә 7 яшьлек апасы Сабина кайтып әйтә.

Канонерка – бетеп барган рус авылы. Бүген анда нибары 8 кеше гомер кичерә. Барысы да 80нән узган. Җәен исә әби-бабасы, әти-әнисеннән калган йортларга “дачник”лар кайтып урнаша. Авылга терәлеп Минзәлә елгасы ага. Канонерка – Коноваловка авыл җирлегенә керүче 6 авылның берсе.

Кононерка авылы янындагы Минзәлә елгасы ташу вакытында

“Сарман районыныннан ук башлана ул елга, – диде Коноваловка авыл җирлеге башлыгы Сәрия Билалова “Татар-информ”га. – Язын ул бик җәелә. Элек без аның аркылы көймә белән йөзеп чыга идек, хәзер инде юл бар. Тирәнлеге буенча төрле җире бар. Әмма су агымы көчле анда. Сабир бик кызганыч, әле дә тынычлана алмыйм.

 

 

 

"Берәр җирдә качып утырмыймы икән дип уйладым"

 

Фаҗига 3 июнь көнне була. Авыл җирлеге башлыгының: “Әзрәк бакчада эшлим әле” дип чыгып барышы була, коткаручылар әлеге хәл турында хәбәр итә.

“Шул елганы, шул тирәлекне белүче берәр балыкчы юкмы дигәч, мин авылдан бер балыкчыны да үзем белән алдым. Коткаручылар килгәнче, көймәдә баланы эзләргә дә маташтык", – диде башлык.

Мәгълүм булганча, елга ярына балалар өчәү килгән. Биш яшьлек Сабир, җиде яшьлек апасы Сабина (исемнәре үзгәртелде) һәм аларның күршеләренә кайткан 7 яшьлек тагын бер малай.

– Сабирның әти-әнисе гаиләләре белән бу авылга кунакка кайткан. Аның дәү әнисенең әнисенең (прабабушка) йорты була инде бу. Әбигә, тыл ветераны буларак, 2010 елда фатир бирелде. Шулай да авылга эзне суытмыйча, иске генә шушы авыл йортына җәен кайтып йөрделәр. Бу йортта пропискада кеше юк, – диде Сәрия Билалова.

Балалар елга ярына барып уйнаган дигән сүзләр бар. Сабир өйләреннән 200 метр ераклыкта баткан.

 

 

– Водолазлар малайны төшеп киткән җиреннән 10-15 метр тирәсе ераклыкта тапты. Су белән агып киткән дә, ярга берегеп үк үскән талларга эләгеп калган. Артык тирәндә дә түгел – 3-4 метр гына. Аны судан чыгарганда исәнлеген күрсәтүче бер генә билге дә юк иде инде. Әнисе, әле үлгәнен аңламыйча да бугай: “Туңа бит ул, өстенә ябыгыз, одеал бирегез”, - дип елады. “Салкын су белән битен юыйк”, - дип такмаклады.

Малай югалган дигәч, мин һаман нигәдер өметләндем әле, суга батмагандыр, берәр кая качып кына утырадыр дип уйладым. Әнисе исә: “Куяным, мин бит сине бик озак эзләдем”, - дип елады, – ди авыл җирлеге башлыгы.

 

 

"Нинди салкын көнне баланың өстендә куртка да юк иде"

Сабирның әнисе рус милләтеннән, аңа 30 яшь. Әтисе татар. Балаларына да татар исемнәре кушкан булганнар.

- Бу сүзләрне әйтәсем килмәсә дә, дәшми кала алмыйм. Әти-әнинең битарафлыгы бу. Водолазлар: “Балагызның өстендә нәрсә иде, нинди төсле иде?” - дип сорагач, әнисе – кара, әбисе – яшел курткадан диде. Баксаң, Сабирның өстендә бөтенләй дә куртка булмаган. Нинди салкын, җилле көн иде бит ул! Бала-чага гына түгел, олы кеше дә катып үлерлек көн, – диде авыл җирлеге башлыгы.

 

"Бу елгада беренче генә кешенең  батуы түгел"

Сәрия Билалова сүзләренчә, әлеге елга шактый кешенең гомерен алып киткән инде.

– Минем бу авылга килен булып килгәнемә 31 ел. Мин белгәндә генә ике олы ир-ат батып үлде анда. Трактор, машина белән төшеп китүчеләр дә булды. Элек аның аркылы агач күпер бар иде. Авыл күперләрен үзегез беләсез. Аннан бик күп кеше, шул исәптән, бала-чага да егылып төште, – ди Сәрия ханым.

Энесенең суга батуы турында әти-әнисенә Сабина кайтып әйткән. Әллә шок хәлендә, әллә балалыгы белән аңлап бетерми, тыныч тота ул үзен. Сәрия Билалова сүзләренчә, сорау алучыларга да шартлатып, ятлап куйган кебек җавап бирә.

- Аның сүзләреннән мин аларны шаярып уйнаганнар һәм Сабирны этеп төшергәннәр дип аңладым, – диде җитәкче.

 

"Әти-әниләр үз балаларының тормышына битараф булмасын иде"

Сәрия Билалова әти-әниләр үз балаларының тормышларына битараф булмасыннар иде дигән теләктә.

– Шушы хәл килеп чыккач, су буена халык җыелды бит инде. Шунда нәкъ менә Сабир кайткан йортның күршесендәге хуҗа хатын сөйләп тора. “Узган ел минем оныгым да урамга чыгып китте. Артыннан барган идем, елгага юл тотты. Ярдан иелеп бер таш алды да, шуны суга ыргытам дигәндә, үзе дә төшеп китте. Ярый әле, артыннан ук чыккан идем. Баламны күрми дә каласым икән. Шундук суга сикердем”, – диде ул.

Барлы-юклы 10-15 кешелек авылда, авылны ярып шундый зур сулык үткәч, балаларны капка төбенә дә чыгару куркыныч. Әниләр шуны аңласын иде. Менә миңа 50 яшь тула. Без дә балалар үстердек. Әмма бала уйнатып, аны коляскада этеп яки урам буйлап йөрергә вакыт булмады безнең. Безгә ияреп эшләп үстеләр. Әмма шуның аркасында начар булмадылар. Сабир яшендәге ике оныгым да әнисе белән бакчада чүп утый. Эшне бит аны уен формасында да оештырырга була. Мин бу хакта авылдагы яшь әниләргә дә әйтәм. Тик миннән: “Идеолог табылды” дип көләләр. Бүген ата-аналар балаларын җәмгыятькә яраклы итеп үстерми. Укучыларның мәктәпкә җәйге практика үтүенә теше-тырнагы белән каршы әти-әниләр. Бу – бит кемгәдер бил бөгү түгел, киләчәктә баланың үзенә файдага. Ярый ла, бөтен бала яхшы билгеләргә укып, президент була алса! Күбесе бит, ОГЭ, ЕГЭга да барып җитә алмый. Сыек буын. Эш белән өйрәтергә, ышаныч тудырырга кирәк балаларга. Бигрәк тә каникуллар вакытында, балаларны караучысыз калдырмыйк, үз сабыйларыбызга битараф булмыйк, - диде ул күз яшьләре аша.

5 яшьлек Сабирны Чаллы зиратына җирләгәннәр. Тыныч йокла, сабый!

 

Автор: Чулпан ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев