Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Covid-19 коронавирусының өч өстәмә симптомы ачыкланган

Галимнәр фикеренчә, әлеге симптомнарга баш авырту, баш әйләнү һәм хәлсезлек керә.

(Казан, 6 апрель, «Татар-информ»). Югары температура һәм озак коры ютәлдән тыш, Covid-19 коронавирусның башка симптомнары да булуы ачыкланган. Бу хакта Lancet тикшеренүенә сылтама белән «Российская газета» яза.

Шулай итеп, авыру симптомнарыннан еш кына баш авырту булган. Уханьда Covid-19 белән авырган пациентларның 8 проценты беренче көннәрдә үк баш авыртудан зарланган.

 

Моннан тыш, авыру еш кына баш әйләнүенә зарлана. Кливленд клиникасында ачыклауларынча, баш әйләнү яки бик көчле баш өянәге конкрет пациентның сәламәтлеге өчен авыруның зур куркыныч булуын күрсәткән.

Галимнәр авыруларда кинәт кенә ис сизү тойгысы югалуына игътибар иткән.

Моннан тыш, тикшеренүчеләр фикеренчә, авыруның потенциаль билгеләре арасына шулай ук гомуми хәлсезлек һәм югалып калучанлык керә. Американың Вашингтон штатындагы картлар йортында коронавирусны өлкән кешеләрнең өчтән бер өлеше йоктырган, тик аларның яртысында гадәти авыру билгеләре булмаган. Шул ук вакытта зарарланган кешеләр хәлсезлеккә, гомуми уңайсызлык хисенә һәм күңел борчулары биләп алуга зарланган.

Шуңа бәйле рәвештә, авыруларны контрольдә тоту һәм профилактикалау үзәге (CDC) югалып калуны коронавирусның ашыгыч «кисәтү сигналларына» керткән.

 

Фото: https://lucky-women.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев