Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

“Чып-чын авыл кешесе, эштән башка бернәрсә белми иде”. Кукмара районындагы авариядә тракторчы ирнең гомере өзелде

Кукмара районында килеп чыккан юл һәлакәтендә 62 яшьлек тракторчы вафат була. Гомере Татарстан территориясендә өзелсә дә, ир-ат үзе гаиләсе белән Киров өлкәсе Малмыж районы Алдар авылында гомер кичергән. Мари милләтеннән булган.

Кукмараның “Хезмәт даны” газетасы һәлакәтнең 12 нче август кичке 18 сәгать 20 минутта, Кукмара-Шәмәрдән-Янсыбы-Зур Сәрдек автомобиль юлында, Купка авылы янында булганы турында яза. Юл хәрәкәте иминлеге буенча дәүләт инспекциясенең Кукмара районы бүлегеннән шул хакта хәбәр иткәннәр.

Якынча мәгълүматлар буенча, К-701 тракторы руле артында 1956 елгы Георгий Зарницын, артка таба чигенгәндә, хәрәкәтнең куркынычсызлыгына инанмый, идарәне югалта һәм әйләнеп каплана. Алган имгәнүләреннән урында ук җан бирә. Хәзерге вакытта тикшерү бара.

 

Мәрхүм мөгезле эре терлек үрчетү, бөртекле культуралар үстерү белән шөгыльләнүче “Смаиль” агрофирмасы АҖдә эшләгән. Агрофирмада кадрлар белән эшләүче хезмәткәр Георгий Зарницынның унбер ел тракторчы булып эшләгәнен әйтте. Агрофирма җитәкчесе Илгиз Борһанов тракторчының иртән эшкә бары тик табиблар кулы аша узгач кына утыра алуын әйтергә ашыкты. Аның сүзләренчә, авария булган юнәлештә хуҗалыкның бер объекты да юк. Югыйсә, тракторчы ул якка барырга да тиеш булмаган кебек...


 – Аена 10-15 көн эшкә чыга иде. Иртән, медицина тикшерүе буенча эшкә чыгарга рөхсәт булса, чыга. Кичә ул табибка күренде, эшенә кереште. Полиция тикшерде, бөтен документлары да тәртиптә. Сәгать 3 тә басуда сукалый иде, сәгать 6 да ул басуда юк. Юкка чыккач, агроном, учетчик – бөтенебез берьюлы эзләдек инде. Безнең сукалый торган басудан 8 чакрымнан да ераграк җирдә булган хәл бу. Ул шул тирәдә туктаган үзе, кайсы якка китәсе, дип тә сораган. Артка чигенеп борылганда, трактор әйләнгән. Әлегә тикшерү бара, табиблар да сәбәпләрен ачыклый. Бу производствода булмаган, трассада, ДТП бу, -  ди җитәкче.


Георгий Зарницынның баҗасы Николай Зайцев мәрхүмне “эш аты” иде дип искә ала. Үзе эш аты, ә гомере тимер атта өзелгән булып чыга.

– Эш сөючән, чып-чын авыл кешесе, эштән башка берни белми иде. Ул үзе тумышы белән бу яктан, аннары гаиләсе белән Красноярск краенда яшәп алды. Анда да гел зур тракторда эшләгән, монда да эше гел шул трактор белән бәйле булды. К-700ка ничек утырды, шулай эшләде. Фаҗиганең детальләрен әле беркем төгәл әйтә алмый. Киров өлкәсе территориясендә генә эшләгәч, Татарстан белән чиккә, Кукмара юлына ничек килеп эләккән – билгесез. Я инде ул юлны югалткан да, “Смаиль”гә таба барам дип, саташып башка якка киткән, аннары, трассада борылырга дип уйлагандыр да, шулай төшеп каплангандыр дип фаразлыйбыз. Яхшы, аралашучан кеше иде. Алай кызып китеп, тузынып йөргән чаклары булмады. Эштән башка аңа берни кирәкми иде. Аның турында бер начар сүз дә әйтә алмыйм, - дип сөйләде “Интертат” хәбәрчесенә Николай Зайцев.

Реклама

 

Георгий Зарницын Алдар авылында тормыш иптәше, ике улы белән яшәгән. Хатыны пенсиядә, ике улы, шулай ук, ул эшләгән агрофирмада хезмәт итә.

Николай Зайцев әйтүенчә, мәрхүм берсекөнгә Зур Китәк авылында җирләнәчәк.

– Ул үзе тумышы белән Урта Нөнәгәрдән. Ләкин “мине Китәктә җирләгез", дип әйтеп килгән, чөнки анда әтисе, әнисе күмелгән, - диде баҗасы.


Автор: Гөлнар ГАРИФУЛЛИНА

https://intertat.tatar

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев