Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чыршы бәйрәменә Рөстәм Миңнеханов улы Искәндәр белән килде [+фотолар]

Кичә, 25 нче декабрь көнне "Татнефть-Арена" боз сараенда Республикабыздагы иң матур чыршы бәйрәме узды. Чараны талантлы, уку алдынгылары булган, төрле олимпиадалара катнашып җиңү яулаган 7 меңгә якын бала карады, сәхнәдә барлыгы меңнән артык артист катнашты. Кыш бабай ролендә - Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша иде. Әлеге яңа ел бәйрәме 90...

Быелгы чараның тигез күләмдә - рус һәм татар телләрендә әзерләнүе һәм алып барылуы сөендерә. Кайсы телдә сөйләнде, шул телнең тәрҗемәсе экранда субтитр буларак тәкъдим ителде. Хәтта җыр сүзләренә кадәр тәрҗемә ясалган иде. Бәйрәмнең беренче сәгате җыр-бию белән үрелгән әкият күренешләреннән гыйбарәт булса, икенче өлешендә Россия артисты, танылган җырчы Алексей Воробьев үзенең җырлары белән балаларның күңелен күрде. Кемгәдер аның микрофонына кушылып җырлау, икенчеләренә аның кулын тотып карау бәхете дә татыды.

Республика чыршысына улы Искәндәр белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та килде. Үзенә сүз бирелгәч, бәйрәм чыгарылышыннан бик канәгать калуын әйтеп узды. Катнашучыларга, бәйрәмне әзерләүчеләргә рәхмәтен җиткерде.

Чыршы бәйрәме һәрбер баланың хәтерендә матур, истәлекле мизгелләр калдырып, күңелләренә бәйрәм алды рухы өстәде.

Моннан кала, 106 бала Мәскәүгә Кремль чыршысына да барачак (балалар йортында, приютларда тәрбияләнүчеләр, төрле олимпиада, спорт ярышларында зур урыннар яулаучылар, хезмәт вакытында яра алган эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләренең балалары).

Бәйрәм мизгелләрен инстаграмда #елкататарстан2017 хештегы аша карарга мөмкин.

Бу кызык! Бәйрәмгә узган елдагыча 20 миллион тирәсе акча тотылган.

Нәзилә ҖӘЛӘЛИЕВА

http://sabantuytatar.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев