Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чынны ялганнан аерырга: ни ашаганыгызны беләсезме?

"Органик авыл хуҗалыгы турында"гы закон игенчегә ни бирә? Закон кабул ителгәннән соң, кибет киштәләрендәге төрле ясалма азык-төлек, ялган продуктларның "чын йөзе" ачылырга тиеш, ди белгечләр. Һәрхәлдә, бүгенгедәй кибет киштәләрен яулап алган төрле фальсификатлар, уйдырма маркировкалар юкка чыгарылып, кибет киштә­сендәге азык-төлекнең чыныннан ялганын аерып булачак. Закон нигезендә барлык җитештерелгән продукция сыйфат...

Татарстан Республикасы Крестьян-фермер, шәхси хуҗалыклар һәм кулланучылар кооперативлары ассоциациясе корылтаенда чыгыш ясаучылар бездә җитеште­релә торган продукциянең органик, ягъни кеше организмы өчен файдалырак булса да, бәясе арзан булудан зарлана. Хикмәт нәрсәдә?
Сер түгел, күбебез кибет­кә керү белән, иң элек азык-төлекнең бәясенә карыйбыз. Аннары инде кайсы арзанрак, шунысын сатып алырга тырышабыз. Кайбер илләр­дәге кебек кибеткә зурайткыч пыяла алып йөрүчеләр бездә әлегә бик аз.


Әмма тормыш яхшыра барган саен, бездә дә азык-төлекнең бәясенә генә түгел, сыйфатына игътибар итүче­ләр саны арта. Төрле тәмләт­кечләр, химикат һәм башка төр кушылмалар өстәп җи­тештерелгән азык-төлекнең кеше организмы өчен файдасыннан зыяны күбрәк булуын да беләбез.
Алексеевск районы фермеры, гомерен авыл хуҗа­лыгында органик продукция җитештерүгә багышлаган Илшат Гомәров сүзләренә караганда, органик продукция җи­тештерүче фермерлар саны якын елларда артканнан-арта барачак. "Тормыш дә­рәҗәсе яхшыра барганда, һәр­кем үз сәламәтлеге турында кайгырта башлый. Дө­рес, мондый продукция җи­тештерүнең мәшәкате күб­рәк, әмма әҗере дә бар. Чит илләр бездә җи­теш­те­релгән органик авыл ху­җалыгы продукциясен кыйм­мәт бәядән алырга әзер. Мондый азык-төлеккә сорау без­дә дә бар", - ди Илшат Минвәли улы.


Әмма органик продукция җитештерүнең үз шартлары, катгый таләпләре дә байтак. Сөрү җире ким ди­гәндә өч ел дәвамында химик ашламаларсыз эшкәр­телергә тиеш. Җирне ашлау дөрес итеп кулланылган чәчү структурасы ярдәмендә башкарыла. Гербицид, пестицид кебек агулы химикатлар, ГМО, антибиотик матдәләр, үсеш гормоннары һәм башка төр препаратлар куллану катгый тыела. Кыскасы, органик авыл хуҗалыгы продукциясе табигать биргән мөмкин­лекләрне 100 процентка файдалана белүне таләп итә. Моңа ирешү шактый кыен, әмма авыл хуҗалыгының киләчәге нәкъ менә органик продукция җитештерүдә дип саный Илшат Гомәров.


Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгыннан алынган мәгълүматлар буенча, органик авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән хәзер дөньяның 140 илендә шөгыльләнәләр. Әмма сөрү җире мәйданнары чикләнгән булу сәбәпле, күбесе үз ха­җәт­ләрен дә канәгать­лән­дерә алмый. Кытайда андый мәйдан - 2,3 миллион гектар, Америкада - 1,9, Германиядә - нибары 0,8 миллион гектар. Россиядә исә озак еллар дәвамында эш­кәр­телми яткан җир мәй­даннары дистә­ләгән миллион гектар исәп­ләнә. Бернинди химия, зыянлы матдә­ләр­нең нәрсә икән­леген белмә­гән сөрү җир­ләрендә органик авыл ху­җалыгы культуралары җи­тештерә башларга күптән вакыт. Дөрес, мондый эш-мәшәкать өстәмә чыгымнар сорый. "Халыкара органик сертификат" алуы да җиңел булмаячак. Әмма органик продукцияләргә их­тыяҗ гаять зур булуын да онытырга ярамый.


Органик авыл хуҗалыгы - игенчеләребез, аеруча фермерлар өчен гаять зур мөмкинлекләр дә ача. Бүген без мул уңыш үстерергә өй­рән­дек. Хәзер инде ашлыкны тиешле бәядән сатарга өй­рәнәсе генә калды.

http://www.vatantat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев