Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

"Чыдый алмыйча үкерә-үкерә тереләй яндылар"

5 июнь көнне Теләче районы Шәтке авылында булган зур фаҗига бар республиканы тетрәндерде. Бер хуҗалыкның абзар өлешендә башланган янгын, янәшә урнашкан мунча, гараж, соңыннан йорт түбәләренә дә күчеп, мизгел эчендә бар нәрсәне кара төтенгә күмеп, ялкын белән чолгап ала.

Бу вакытта өйдә булган хатын-кыз ике баласы белән тәрәзәдән чак кына чыгып калырга өлгерә.

Абзар эченнән бер мал-туарны да чыгара алмый калалар. "Үгезләр, бозаулар чыдый алмыйча үкерә-үкерә тереләй яндылар, алар тавышына йөрәкләр бозылды", - дип искә алалар бу хәлне үз күзләре белән күргән кешеләр.

Әле яңа гына салынган абзар, яңартылган йорт-җир, икенче каты эшләнеп бетмәгән йотрның бер мизгелдә кара күмергә әйләнүе, ике балалы гаиләнең бер нәрсәсез урамда торып калуы - коточкыч хәл.

Шушы аянычлы хәлдә калган, инде чарасызлыктан башлары иелгән Димиевлар гаиләсенә үзебезнең ярдәм кулыбызны сузсак иде. Бу вакыйгага битараф булмаган, изге күңелле, кеше кайгысына керә белә торган кешеләргә мөрәҗәгать итәбез:

- Тамчыдан күл җыела диләр. Әйдәгез, без дә, күпме булса шуның кадәр, изге ният белән, чын күңелдән ярдәм җыйсак иде. Изгелекләрне Рамазан аенда гына түгел, ә һәрвакыт эшләсәк иде!

Реквизитлар:

Сбербанк: 5469 6200 2015 1799

Владелец: Р. Айратовна

 

Реклама

Номер счета: 40817810262002462392

Наименование банка получателя: ОТДЕЛЕНИЕ "БАНК ТАТАРСТАН" N8610 ПАО СБЕРБАНК Г.КАЗАНЬ

БИК: 049205603

Корр. счёт: 30101810600000000603

ИНН: 7707083893

КПП: 165502001

Фото: скриншот

http://matbugat.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 

Реклама

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев