Саба ТВ

Саба районы

16+
Радио һәм телевидение яңалыклары

Чубайс: Татарстан – җил паркы төзеләчәк өстенлекле төбәкләрнең берсе

Дәүләт корпорациясе башлыгы республика һәм ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән хезмәттәшлекне уңай бәяли.

«Роснано» дәүләт корпорациясе Татарстанны җил энергетикасы өлкәсендәге проектларны гамәлгә ашыру өчен өстенлекле төбәкләр арасында карый. «Роснано» идарәче компаниясенең идарә рәисе Анатолий Чубайс Петербург халыкара икътисади форумы барышында «Татар-информ» агентлыгына шул хакта хәбәр итте.

«Татарстан – җил паркы төзеләчәк өстенлекле төбәкләрнең берсе. Без Ульяновск төбәгендә, Ростов өлкәсендә җил парклары төзибез инде һәм бу эш алга таба да дәвам итәчәк», - дип искәртте ул.

Татарстан – тотрыклы икътисадка ия төбәк. Моннан тыш, дәүләт корпорациясе инде күп еллар ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов белән дә эшли, дип сүзен дәвам итте Анатолий Чубайс.

 

«Татарстанда безнең наноүзәк бар, тагын берничә проект гамәлгә ашырыла. Энергетика алдагы адым булыр, мөгаен», - дип искәртте ул.

  • Узган ел республиканың Балык Бистәсе, Кама Тамагы һәм Спас районнарында җилнең тизлеген үлчәү кампаниясе башланды. Күздә тотылган инвесторлар арасында «Роснано», «Русский ветер», Fortum, Enel һ.б. компанияләр бар.

 

Фото: pixabay.com, архив/Рамиль Гали

Диана Авакян

https://tatar-inform.tatar

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

 

Безнең Вконтаке челтәренә языл! 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм каналга язылыгыз

 

 

 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев